Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсе

Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсеТатарстан Республикасы  мөселманнары Диния нәзарәтенең– урта һөнәри дини белем бирү мөселман дини оешмасы Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет” мәдрәсәсе

“Ак мәчет” мәдрәсәсе урта хөнәри дини белем бирүче уку йорты булып санала.

Мәдрәсә мөдире Шәйхевәлиев Рөстәм Шайхрази улы.

Адресы: Татарстан Республикасы, Тукай районы, Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 2/14.

Элемтә өчен телефон: (8552) 38-67-02.

Мәдрәсәдә уку-укыту эшчәнлеге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып барыла.

Мәдрәсә “Ак мәчет” каршында эшләп килә һәм мәчет бинасында урнашкан.

“Ак мәчет” мәдрәсәсендә укыту өч бүлектән тора: көндөзге, кичке һәм читтән торып уку. Бүгенге көндә мәдрәсәнең көндезге бүлегендә 12 егет шәкерт укый. Көндезге бүлеккә фәкать ир-егетләрне генә кабул итәләр. Кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 79 ир һәм 77 хатын-кыз укучы белем ала. 2011-2012 уку елларына барлык укучылар саны 168 укучы тәшкил итә. “Ак мәчет” мәдрәсәдә 12 мөгаллим белем бирә. Шуларның тугызы дини белем белән берлектә югары дөньяви белемгә дә ия. Мәдрәсәдә уку вакыты 3 ел тәшкил итә.

Мәдрәсәне тәмамлагач, чыгарылучыларга урта дини һөнәри белем алу турында, ислам фәннәре һәм тәрбиясе белгечлеге буенча шәадәтнәмә алып чыгалар.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


девять − 3 =

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles