Урыссу мәдрәсәсе “Фәнис”

Урыссу мәдрәсәсе “Фәнис”Татарстан Республикасы  мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман дини оешмасы Урыссу мәдрәсәсе “Фәнис”

“Фәнис” мәдрәсәсе урта хөнәри дини белем бирүче уку йорты булып санала.

Мәдрәсә мөдире Мәрдәншин Марат Мөсәгыйт улы.

Адресы: Татарстан Республикасы, Ютазы районы, Урыссу шәһәре, Пушкин ур., 24.

Элемтә өчен телефон: (85593) 2-69-07.

Мәдрәсәдә уку-укыту эшчәнлеге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып барыла.

Мәдрәсәдә укыту көндезге, кичке, читтән торып уку һәм якшәмбе курслары алып барыла. Көндезге бүлектә 50 укучы белем ала (монда кызлар һәм егетләр). Читтән торып уку бүлегендә 89, ә кичке һәм якшәмбе курсларында 48 укучы белем ала. Көндезге бүлектә уку вакыты 3 ел, ә читтән торып уку бүлегендә 4 ел тәшкил итә. “Фәнис” мәдрәсәсендә ике төрле юнәлештә укытыла:

-         Шәригать фәннәре,

-         Коръән хафизлар әзерләү мәркәзе.

2011-2012 уку еллына мәдрәсәдә барлыгы 187 укучы исәпләнә. Мәдрәсәдә 13 мөгаллим һәм мөгаллимә белем бирәләр.

Мәдрәсәне тәмамлагач, чыгарылучыларга урта дини һөнәри белем алу турында, имам-хатыйб һәм гәрәп теле укытучысы белгечлеге буенча шәадәтнәмә алып чыгалар.

“Фәнис” мәдрәсәсенең үзенчәлеге дип Коръән фәннәренә һәм сүрәләр ятлауга күбрәк игътибар бирелә. Шулай ук мәдрәсәдә егетләр һәм кызларга укыган вакытта дини белем белән беррәттә дөньяви һөнәри белем (ир-атларга – шофер, хатын-кызларга – аш пешерүче)  дә алырга шартдар бар.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


восемь + 5 =

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles