Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе

Татарстан Республикасы  мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман дини оешмасы – Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Әлмәт ислам  мәдрәсәсе

Р. Фәхретдин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе урта хөнәри дини белем бирүче уку йорты булып санала.

Мәдрәсә мөдире Миннәхмәтов Рафыйк Радик улы.

Адресы: Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Мәрҗәни ур., 82А.

Элемтә өчен телефон: (8553) 25-08-29.

Мәдрәсәдә уку-укыту эшчәнлеге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып барыла.

Мәдрәсәдә ирләр аерым бинада, хатын-кызлар аерым бинада укыйлар. Ирләр укый торган бина Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә урнашкан. Ирләр бүлегендә барлыгы 72 шәкерт белем ала. Хатын-кызлар мәдрәсәсендә Коръәнне ятлауга кубрәк ихтияҗ бирелә. Анда аларның саны 64 укучы.

Шулай ук мәдрәсәдә читтән торып уку бүлеге дә бар. Ул бүлектә барлыгы 49 укучы белем ала. 2011-2012 уку еллына мәдрәсәдә барлыгы 185 укучы исәпләнә.

Мәдрәсәдә 20 мөгаллим белем бирә. Уку вакыты 3 ел тәшкил итә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


три − 1 =

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles