“Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсе

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөселман дини оешмасы “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсе

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе югары хөнәри дини белем бирүче уку йорты булып санала.

Мәдрәсәнең ректоры Яруллин Наил Фәрит улы.

Адресы: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Тукай ур., 34.

Элемтә өчен телефон: (843) 293-17-06, 293-17-67.

Уку-укыту эшчәнлеге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып барыла. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыту өч бүлектән тора: көндөзге, кичке һәм читтән торып уку. Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә 155 егет һәм кыз укый. Кичке бүлектә 160, ә читтән торып уку бүлегендә 665 укучы белем ала. 2011-2012 уку елларына барлык укучылар саны 980 укучы тәшкил итә. Шулай ук “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә 19 мөгаллим һәм мөгаллимә белем бирә. Шуларның күбесе дини белем белән берлектә дөньяви белемгә дә ия.

Мәдрәсәнең уку планында дини фәннәр белән беррәттә гәрәп, татар һәм иглиз телләре, психология, педагогика, чит телләрне укыту методикасы, риторика, информатика укыту каралган.

Мәдрәсәдә белем алу ике баскычтан тора:

-         сәнәви (урта);

-         галия (югары).

Мәдрәсәне тәмамлаучыларга чираттагы квалификацияләр бирелә: имам-хатыйб, мөәзин, шәригать фәннәре һәм ислам нигезләре укытучысы гәрәп теле укытучысы һәм тәрҗемәчесе.

Һөнәрләр буенча:

-         Ислам шәригате һәм гәрәп теле (урта);

-         Ислам фәннәре һәм тәрбиясе (югары).

Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә уку вакыты 5 ел, ә кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 4 ел тәшкил итә.

One Response to “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсе

  1. Ихсан:

    Читтэн торып уку булегенэ укырга кергэндэ,медсправка урынына пенсионерларга флюрография генэ э яшьлэргэ флюрография-нарколог хэм психиатрдан белешмэ кирэк булачак…

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


4 + = восемь

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles