Казан шәһәре хосусый гомуми белем бирү оешмасы “Урта гомуми белем бирү мәктәбе “Госмания”

“Госмания” мәктәбе 1995 елда ачыла. Мәктәп Казан шәһәре, Северный бистәсендә, Муса Бигиев ур., 38 адресы буенча урнашкан. Мәктәп директоры Фатыйхов Илсур Мулланур улы. Белешмәләр өчен телефон: (843) 511-93-64. Мәктәпнең интернет сайты www.usmania.ru. Укыту эшчәнлеге № 3032 2011 елның 16 декабрьда бирелгән лицензия нигезендә алып барыла.

“Госмания” мәктәбендә гади мәктәп программасы белән беррәттән дини фәннәр дә өйрәнергә була, мәсәлән, тәҗвид, Коръән, гарәп теле, фикъһе һәм гакыйдә кебек фәннәрне. Мондый мәктәп Татарстанда һәм гомүмән Россиядә бердәнбер булып санала.

Дәресләр татар һәм рус телләрендә алып барыла. 2012 елда мәктәптә укучылар саны 121 бала тәшкил итә. 2004 елдан башлап мәктәптә 7 чыгарылыш булды. Мәктәпне тәмамлаган укучыларның 80% укуларын Казан һәм башка шәһәрләренең югары уку йортларында дәвам итәләр (КФУ, РИУ һ.б.). Мәктәптә барлыгы 39 мөгаллим һәм мөгаллимә белем бирә. Мәктәп мөгаллимнәренең югары дөньяви белем белән беррәттән дини белемнәре дә бар.

“Госмания” мәктәбе Казан шәһәре Авиатөзелеш районының инновацияле мәктәпләр санына керә. Класслар тулу саны 20 кешелек. Мәктәптә шәхси-ориентирлашкан педагогика ысуллары кулланыла. Дәресләр вакыты намаз вакытларына туры китерелеп төзелә. Физик тәрбия дәресләрендә малайлар һәм кызлар аерым шөгыльләнәләр. Ашату мәктәптә фәкать хәләл.

“Госмания” мәктәбе Казан “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсе,  Россия Ислам Университеты һәм КФУ белән хезмәттәшлек итә.

Мәктәп программалары буенча математика, Татарстан тарихы, Россия тарихы, рус теле, әдәбият, инглиз теле, гарәп теле, биология, татар теле, татар әдәбияты, информатика, физика, физик тәрбия, химия, технология һәм җәмгыять белеме кебек фәннәр керә. Дини предметлардан: гакыйдә, фикъһе, Коръән, әдап, хәдис һәм Коръән тәфсире фәннәре керә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


9 × = семьдесят два

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles