“Казан Ислам көллияте”

Татарстан Республикасы  мөселманнары Диния нәзарәтенең – урта һөнәри дини белем бирү мөселман дини оешмасы “Казан Ислам көллияте”

Казан Ислам көллияте урта хөнәри дини белем бирүче уку йорты булып санала. Казан Ислам көллияте 2003 елны ачыла.

Көллият мөдире Җәләлетдинов Мансур Тәлгат улы.

Адресы: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Зәйни Солтан ур., 6/15.

Элемтә өчен телефон: (843)278-31-96.

Көллияттә уку-укыту эшчәнлеге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән вакыты чикләнмәгән лицензия нигезендә алып барыла.

Казан Ислам көллиятендә укыту көндөзге бүлектән тора. Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә 66 егет-шәкерт белем ала. Көллияткә фәкать ир-егетләрне генә кабул итәләр. Көллияттә 7 мөгаллим белем бирә. Шуларның бишесе дини белем белән берлектә югары дөньяви белемгә дә ия.

Көллиятнең көндезге бүлегендә уку вакыты 3 ел тәшкил итә.

Шулай ук Казан Ислам көллияте каршында 2 еллык кичке башлангыч курслар эшләп килә. Анда барлыгы 15 укучы белем ала.

Казан Ислам көллиятен тәмамлаучы урта һөнәри дини белем алу турында шәһадәтнәмә белән имам-хатыйб, гәрәп теле һәм ислам нигезләре укытучысы һәнәрен алып чыгалар.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


семь × 4 =

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles