Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе Татарстан Республикасы  мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөселман дини оешмасы Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсе урта хөнәри дини белем бирүче уку йорты булып санала. Мәдрәсә 1991 нче елны ачыла.

Мәдрәсә мөдире Җиһаншин Ильяс Исхак улы.

Адресы: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мәҗит Гафури ур., 67.

Элемтә өчен телефон: (843) 278-31-96.

Уку-укыту эшчәнлеге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып барыла. Хәзерге вакытта мәдрәсә тарафыннан вакыты чикләнмәгән лицензия алу процессы бара.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә укыту өч бүлектән тора: көндөзге, кичке һәм читтән торып уку. Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә 24 егет шәкерт укый. Көндезге бүлеккә фәкать ир-егетләрне генә кабул итәләр. Кичке бүлектә 154, ә читтән торып уку бүлегендә 55 укучы белем ала. 2011-2012 уку елларына барлык укучылар саны 233 укучы тәшкил итә. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә 12 мөгаллим белем бирә. Шуларның сигезе дини белем белән берлектә югары дөньяви белемгә дә ия.

Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә уку вакыты 5 ел, ә кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә 3 ел тәшкил итә.

Мәдрәсәнең уку планында дини фәннәр белән беррәттә дөньяви фәннәр дә кергән, мәсәлән: тарих, татар әдәбияты, хокук белеме, информатика һәм умартачылык. Барлык фәннәр дә татар телендә укытыла.

Көндезге бүлектә мәдрәсәне тәмамлаганнан соң укучыларга 2 ел имам булып эшләгәннән соң гына имам-хатыйб шәһадәтнәмәсе бирелә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


× шесть = 6

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles