Дин әһелләре һәм мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү үзәге

Дин әһелләре һәм мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү үзәге 2011 елны 19 сентябрьдә ачылды. Үзәкнең урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Офицерлар ур., 5. Әлеге үзәк Россия ислам институтының структур бүлеге булып тора. Үзәкнең мөдире Гыйләҗев Габдулла Марат улы.

Үзәкнең төп максатлары:

- Дин әһелләренең, мөгаллимнәренең һәм башка кызыксынган шәхесләрнең кыска вакытлы курсларда дини эшчәнлеккә кирәкле дисциплиналарны укыту.

- Россия ислам институтының башка структур бүлекләренә фәнни, мәгарифи, мәдәни чаралар оештыруда катнашу.

- Россия ислам институтының РФ территориясендә һәм чит илләрдәге башка бүтән оешмалар белән хезмәттәшлектә катнашу.

Үзәк бөтен кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган (уку класслары, ял урыннары, тору бүлмәләре һ.б.) Уку вакыты 10 көн дәвам итә. Үзәктә Россия Ислам Университеты мөгаллимнәре белем бирә. Анда “гакыйдә”, “гыйбәдәт”, “исламда фираклар һәм агымнар”, “татар дини тәгълиматы тарихы” предметлары укытылалар.

Үзәкнең үткән ярты ел эшчәнлеге вакытында, анда 120 имам Республикабызның торле районнарыннан укып чыктылар.

Үзәктә укыту 3 бүлектән тора: башлангыч, урта һәм югары. Әлегесе вакытта укыту башлангыч бүлектә бара.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


× 5 = пятнадцать

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles