Буа мәдрәсәсе

Буа мәдрәсәсеТатарстан Республикасы  мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселман дини оешмасы – Буа мәдрәсәсе

Буа мәдрәсәсе урта хөнәри дини белем бирүче уку йорты булып санала.

Мәдрәсә мөдире Маликов Рәшит Ильяз улы.

Адресы: Татарстан Республикасы, Буа шәһәре, Либкнехт ур., 79.

Элемтә өчен телефон: (84374) 3-70-71.

Мәдрәсәдә уку-укыту эшчәнлеге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып барыла.

Мәдрәсәдә укыту көндезге һәм кичке бүлекләрендә алып барыла. Көндезге бүлектә 15 укучы белем ала. Мәдрәсәнең көндезге бүлегенә фәкать ир-егетләрне генә кабул итәләр. Кичке бүлегендә 105 укучы белем ала. Мәдрәсә каршында якшәмбе курслары да эшләп килә. Анда 184 укучы укый. 2011-2012 уку еллына мәдрәсәдә барлыгы 303 укучы исәпләнә (якшәмбе курсларын кертеп). Мәдрәсәдә 5 мөгаллим белем бирәләр.

Көндезге бүлектә мәдрәсәне тәмамлаганнан соң укучыларга 2 ел имам булып эшләгәннән соң гына имам-хатыйб һәм гәрәп теле укытучысы белгечлеге буенча шәһадәтнәмә бирелә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


× два = 12

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles