ilmu_b

ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ ӨЧЕН ГАРӘП ТЕЛЕ КУРСЛАРЫ ОЕШТЫРЫЛА

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан федераль университеты дин әһелләре (имамнар, мәчеттә эшләүчеләр, дини уку йортлары мөгаллимнәре) өчен әдәби гарәп теле буенча курс уздыра. Тулысынча укырга »

image_06_03_15_15_3A05

МӨХӘММӘДИЯ МӘДРӘСӘСЕ МӨДИРЕНӘ 50 ЯШЬ

Татарстан мөфтие, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләр Казанның тарихи “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесе Наил хәзрәт Яруллинны якынлашып килүче юбилее белән тәбрикләде. Тулысынча укырга »

tinichlik

МӨФТИ ТЫНЫЧЛЫК МӘЧЕТЕНДӘ КОРЪӘН ТӘФСИРЕН ҖИТКЕРӘ

Һәр  атнаның җомга көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Тынычлык мәчетендә Коръән тәфсире буенча дәрес алып бара. Тулысынча укырга »

DSC00173_0

ТӨРКИЯ ДИН ГАЛИМНӘРЕ ШУРАСЫ ӘГЪЗАСЫ ИМАМ-МӨХТӘСИБЛӘР ЯНЫНДА

Төркиянең танылган вәгазьчесе, Фикых буенча ислам галимнәре советы әгъзасы Фатих Календер Татарстан имам-мөхтәсибләре өчен семинар уздырды. Семинарны ТР МДН оештырды. Фатих Календер исламда гаилә мәсьәләләренә кагылышлы хокукларны аңлату өчен махсус чакырылды.  Тулысынча укырга »

Plenum16

ТАТАРСТАН ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕНЕҢ ЧИРАТТАГЫ ПЛЕНУМ УТЫРЫШЫ БУЛДЫ

3 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы күчмә пленум утырышы үткәрелде. Татарстан мөфтиеКамил хәзрәт Сәмигуллинҗитәкчелегендә узган җыелышта, урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре катнашты. Тулысынча укырга »

АРЧА РАЙОНЫНДА ИҢ ҮРНӘК ИМАМНЫ АЧЫКЛАДЫЛАР

DSCN3991

15 гыйнварда Арча районының чираттагы мөхтәсибәт җыелышы Шушмабаш авылында үтте. Чарада катнашу өчен район имамнары һәм мөгаллим-мөгаллимәләре җыелган иде. Җыелышны күркәм гадәтләребез буенча Коръән аятләре белән Апаз мәчетенең имамы Гайсар хәзрәт Гобайдуллин башлап җибәрде.

НАМАЗ УКЫРГА МОБИЛЬ КУШЫМТА АША ӨЙРӘНЕРГӘ БУЛА

88633_INNERRESIZED600_600_1

“Хузур” нәшрият йорты намаз укырга өйрәнергә теләүчеләр өчен махсус мобиль кушымта чыгарды.

Кушымта атаклы дин галиме, тел белгече, педагог, җәмәгать эшлеклесе Әхмәдһади Максудиның (1868-1941) “Гыйбадәте исламия” китабына нигезләнеп эшләнде.

Әлеге хезмәттә исламның 5 баганасына аңлатма бирелә, мәгънәсе һәм үтәү үзенчәлегенә аңлатма бирелә. “Гыйбадәте исламия” (1892) китабы бөтен бер тарихи чорны алып тора: ул хәтта, гарәп теленә тәржемә ителеп, Мисыр мәктәпләрендә дәреслек булып та кертелә. Бездә исә – 1917 нче елгы революциягә кадәр – дәүләт мәктәпләрендә гомум кабул ителгән дәреслек булган. Әлеге китап, төп кулланма буларак, хәзер дә мөселман уку йортларында кулланыла. Дәреслектәге төп темалар – гакыйдә, тәһарәт, намаз, ураза, зәкят, хаҗ һәм көндәлек догалар.

 2013 елда “Хузур” нәшрият йорты бу китапны янәдән 20 000 тираж рус һәм татар телләрендә бастырды.

«ГАКЫЙДӘ» КИТАБЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ

88297_INNERRESIZED600_600_1

“Хузур” нәшрият йорты нәзарәтнең Голәмәләр шурасы рәисе, Россия ислам институты мөгаллиме Габдулла хәзрәт Әдһәмовның “Гакыйдә” китабын кабат нәшер итте. Уку әсбабы ике телдә- татарча һәм русча дөнья күрде.

КАМИЛ ХӘЗРӘТ: «БЫЕЛ ДА ТАТАР ДИНИ ТРАДИЦИЯЛӘРЕН ТОРГЫЗУ ҺӘМ МӨСЕЛМАН ӨММӘТЕН БЕРЛӘШТЕРҮ ДӘВАМ ИТӘ»

view_640431_877671

Бүген, 14 гыйнварда, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка нәзарәтнең үткән елдагы эшчәнлеге турында сөйләде һәм бу елга ниятләр белән уртаклашты. Әлеге рәсми очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм мөфти урынбасары,  Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин дә катнашты.

МӨФТИ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА

tinichlik

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Тәфсир” буенча дәресләре кабат башлана. Коръәнне тәфсир кылу һәм тәрҗемә итүгә кагылышлы дәресләр Казанның “Тынычлык” мәчетендә үткәрелә.

БАЛТАЧТА БОРЫНГЫ МӘДРӘСӘ ДАНЫ БҮГЕНГЕ КӨННӘРГӘ КАЙТТЫ

Baltasi15

5 гыйнварда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Балтач районына сәфәр кылды. Баш казый һәм районның имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев белән бергә Балтачтагы яңа мәчет төзелешен карады. Шулай ук районның җәмигъ мәчетен зурайту эшләре белән танышты. Мәчет комплексы балалар өчен ял үзәген, ислам музеен һәм мәдрәсәне берләштерәчәк.

Мөфти дини корылмалар төзелешендә булгач, бик күп дин әһелләре белән бергә Кариле авылындагы мәдрәсәгә 300 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәмдә катнышты.

КУКМАРА МӘДРӘСӘСЕНДӘ ГАРӘП ТЕЛЕ КУРСЫ УЗДЫРЫЛДЫ

32164311

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте  Россия ислам институты (РИИ) һәм Казан (Идел буе) Федераль университеты  белән берлектә оештырган әлеге укулар 3-6 гыйнвар көннәрендә үтте. Укуларда мәдрәсә мөгаллимнәре, укучылары һәм район мәчетләре каршында дини гыйлем бирүче мөдәрисләр катнашты.

Мөселман балалары ничек ял итә?

1372510490_952438_43

Июнь аенда бөтен җөмһүриятебездә мөселман лагерьлары гөрләп эшләде. Күп кенә мөхтәсибәтләр бу күркәм гамәлне рамазан ае тәмамланганнан соң да дәвам иттерергә булганнар. Балаларыгыз дин гыйлеменә, әдәп-әхлакка өйрәнсен, спорт белән шөгыльләнеп, сәламәтлеген ныгытсын дисәгез, әле соң түгел, ямьле җәйнең башланмаган тагын бер ае бар!

Россия ислам институты журналистика факультетына укырга чакыра

jornalistika

Россия ислам институтында журналист һөнәрен үзләштерү мөмкинлеге бар. Бюджет урыннар бүлеп бирелгән. Биредә журналист һөнәренең үзенчәлекләрен генә өйрәтеп калмыйча, дини гыйлем дә бирәләр.

«Мөхәммәдия»дә 20 нче чыгарылыш

DSC00054

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә 20нче мәртәбә чыгарылыш кичәсе уздырдылар. Мөселман дини белем алулары хакында 9 шәкерткә диплом тапшырылды.  Мәдрәсәне тәмамлаган яшь белгечләр: киләчәктә ислам нигезләре өйрәтүче мөгаллимнәр, гарәп теле буенча тәрҗемәчеләр һәм имам-хатыйблар була ала.

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles