ilmu_b

ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ ӨЧЕН ГАРӘП ТЕЛЕ КУРСЛАРЫ ОЕШТЫРЫЛА

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан федераль университеты дин әһелләре (имамнар, мәчеттә эшләүчеләр, дини уку йортлары мөгаллимнәре) өчен әдәби гарәп теле буенча курс уздыра. Тулысынча укырга »

image_06_03_15_15_3A05

МӨХӘММӘДИЯ МӘДРӘСӘСЕ МӨДИРЕНӘ 50 ЯШЬ

Татарстан мөфтие, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләр Казанның тарихи “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесе Наил хәзрәт Яруллинны якынлашып килүче юбилее белән тәбрикләде. Тулысынча укырга »

tinichlik

МӨФТИ ТЫНЫЧЛЫК МӘЧЕТЕНДӘ КОРЪӘН ТӘФСИРЕН ҖИТКЕРӘ

Һәр  атнаның җомга көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Тынычлык мәчетендә Коръән тәфсире буенча дәрес алып бара. Тулысынча укырга »

DSC00173_0

ТӨРКИЯ ДИН ГАЛИМНӘРЕ ШУРАСЫ ӘГЪЗАСЫ ИМАМ-МӨХТӘСИБЛӘР ЯНЫНДА

Төркиянең танылган вәгазьчесе, Фикых буенча ислам галимнәре советы әгъзасы Фатих Календер Татарстан имам-мөхтәсибләре өчен семинар уздырды. Семинарны ТР МДН оештырды. Фатих Календер исламда гаилә мәсьәләләренә кагылышлы хокукларны аңлату өчен махсус чакырылды.  Тулысынча укырга »

Plenum16

ТАТАРСТАН ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕНЕҢ ЧИРАТТАГЫ ПЛЕНУМ УТЫРЫШЫ БУЛДЫ

3 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы күчмә пленум утырышы үткәрелде. Татарстан мөфтиеКамил хәзрәт Сәмигуллинҗитәкчелегендә узган җыелышта, урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре катнашты. Тулысынча укырга »

АКТАНЫШ, САБА, МАМАДЫШ РАЙОННАРЫ ИМАМНАРЫ БЕЛЕМ КҮТӘРӘ

uiMH_u8tYcw

Бу көннәрдә Россия ислам институтында дин әһелләре өчен махсус оештырылган курсларда Актаныш, Саба, Мамадыш районнары  имамнары дини белемнәрен ныгыта.

«АК МӘЧЕТ» МӘДРӘСӘСЕ МӨГАЛЛИМНӘРЕ МӘХӘЛЛӘ ХАЛКЫ СОРАУЛАРЫНА ҖАВАП БИРДЕЛӘР

1_vopro_1

6 февральдә Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә мөгаллимнәр мәхәлләдә яшәүче дин кардәшләребез белән очраштылар.

МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕ ВӘКИЛЛӘРЕ БЕЛЕМНӘРЕН ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН КАМИЛЛӘШТЕРӘ

IMG_7296

6 февраль көнне  Бөгелмә мөхтәсибәтендә ТР имам-мөхтәсибләренең яшьләр эшләре буенча җаваплы вәкилләре катнашында чираттагы икенче очрашу узды.   “Сосновка” спорт базасына алар белән очрашуга Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР МДНнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, көньяк-көнчыгыш төбәге казые һәм Ютазы районы мөхтәсибә Марат хәзрәт Мәрдәншин һәм район администрациясе вәкилләре килде. Чараны оештыру эшенә Бөгелмә мөхтәсибе ярдәмчесе Рафис Сайфуллин күп көчен һәм тырышлыгын куйды.

МӘКТӘП КИТАПХАНӘСЕ — ТАТАР ИЛЕНӘ!

00ddb890e84a9fd94349434bb35ba397

Инде күпләрегез белгәнчә, бу көннәрдә, «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрен яңарту кысаларында, Татар онлайн китапханәсен тулылыландыру эшләре алып барыла.

ТР МДН ЧИСТАЙ КИТАПХАНӘЛӘРЕНӘ ДИНИ КИТАПЛАР БҮЛӘК ИТТЕ

IMG_6996_0

Бүген Чистай шәһәренең С. Гобәйдуллина исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә тантаналы рәвештә район үзәк китапханәсенә, мөселман һәм православие мәхәлләләре китапханәләренә дини китаплар тапшыру тантанасы булды.

МӨФТИ ПИТРӘЧ ИМАМНАРЫНА ШӘҺАДӘТНАМӘЛӘР ТАПШЫРДЫ

pestreci14_1

Бүген, 4 февральдә, мөфти Питрәч имамнарына шәһадәтнамәләр тапшырды. Район авылларында эшләүче 16 имамга дини эшчәнлек алып баруларына рөхсәт бирә торган шәһадәтнамәләр бирелде.

ТОТКЫННАР ИСЛАМ НИГЕЗЛӘРЕН БЕЛҮДӘ ҺӘМ КОРЪӘН УКУДА КӨЧ СЫНАШТЫ

ilmu_b

2 февраль көнне ТР МДНнең дәгъват бүлеге Казан шәһәренең унсигезенче төзәтү колониясендә ислам нигезләре һәм Коръән уку буенча конкурс үткәрде.

ТАТАР ТЕЛЕН ӨЧ АЙДА ӨЙРӘНЕП БУЛА!

jornalistika

2 февральдә Россия ислам университетында ТР МДН, Бөтендөнья татар конгрессы, Россия ислам университеты вәкилләре татар теле, татарлар тарихы, Ислам нигезләре һәм гарәп теле буенча чираттагы түләүсез курсларга фатиха бирделәр. “Без татарлар” исемле проектны башлап җибүрү чарасында мөфти урынбасарлары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты.

ХӘЗРӘТЛӘР МӘДРӘСӘ ШӘКЕРТЛӘРЕ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

20150202_110610

2,3 февраль көннәрендә мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин Казан мәдрәсәләрен тәмамлаучылар белән очраштылар. Әлеге очрашуларда “Мөхәммәдия”, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәләр җитәкчеләре Наил хәзрәт Яруллин, Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашында узды.

ЧИСТАЙ РАЙОНЫ КИТАПХАНӘЛӘРЕ ЯҢА ДИНИ КИТАПЛАР БЕЛӘН ТУЛЫЛАНА

images__2__0

4 февральдә сәгать 11дә  Чистай шәһәренең София Гобәйдуллина исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә тантаналы рәвештә район үзәк китапханәсенә, мөселман һәм православие мәхәлләләре китапханәләренә кыйммәтле китаплар  тапшырылачак.

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles