ilmu_b

ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ ӨЧЕН ГАРӘП ТЕЛЕ КУРСЛАРЫ ОЕШТЫРЫЛА

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан федераль университеты дин әһелләре (имамнар, мәчеттә эшләүчеләр, дини уку йортлары мөгаллимнәре) өчен әдәби гарәп теле буенча курс уздыра. Тулысынча укырга »

image_06_03_15_15_3A05

МӨХӘММӘДИЯ МӘДРӘСӘСЕ МӨДИРЕНӘ 50 ЯШЬ

Татарстан мөфтие, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләр Казанның тарихи “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесе Наил хәзрәт Яруллинны якынлашып килүче юбилее белән тәбрикләде. Тулысынча укырга »

tinichlik

МӨФТИ ТЫНЫЧЛЫК МӘЧЕТЕНДӘ КОРЪӘН ТӘФСИРЕН ҖИТКЕРӘ

Һәр  атнаның җомга көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Тынычлык мәчетендә Коръән тәфсире буенча дәрес алып бара. Тулысынча укырга »

DSC00173_0

ТӨРКИЯ ДИН ГАЛИМНӘРЕ ШУРАСЫ ӘГЪЗАСЫ ИМАМ-МӨХТӘСИБЛӘР ЯНЫНДА

Төркиянең танылган вәгазьчесе, Фикых буенча ислам галимнәре советы әгъзасы Фатих Календер Татарстан имам-мөхтәсибләре өчен семинар уздырды. Семинарны ТР МДН оештырды. Фатих Календер исламда гаилә мәсьәләләренә кагылышлы хокукларны аңлату өчен махсус чакырылды.  Тулысынча укырга »

Plenum16

ТАТАРСТАН ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕНЕҢ ЧИРАТТАГЫ ПЛЕНУМ УТЫРЫШЫ БУЛДЫ

3 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы күчмә пленум утырышы үткәрелде. Татарстан мөфтиеКамил хәзрәт Сәмигуллинҗитәкчелегендә узган җыелышта, урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре катнашты. Тулысынча укырга »

Татар филологиясе абитуриентларны укырга көтеп кала

kgu-300x200

Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлегендә “Филология. Татар теле һәм әдәбияты.

“Болгар”да мөселман лагере башланды

img2012020914374448.200x200

Бүген, 2 июльдә Казан шәһәренең “Болгар” мәчетендә мөселман балалары өчен җәйге лагерь башланып китте. Әлеге мәчет инде дистә елдан артык мөселман балалары өчен җәйге лагерьлар үткәреп килә.

Кукмара районының Өркеш авылында мөслимәләр өчен лагерь эшли башлый

koran.200x200

Кукмара районының Өркеш авылындагы “Фәниябикә” мәдрәсәсендә дүртенче ел рәттән мөслимәләр өчен лагерьлар үткәрелеп килә. 1 нче июльдән – балалары белән әниләре, 1 нче августтан кызлар һәм хатын-кызлар өчен сменалар эшли башлый.

Р. Фәхреддиннең «Әдәбе тәгълим» китабында ислам педагогикасы

Бүгенге җәмгыятькә фәннәрне яхшы үзләштергән, иҗади фикерләүче һәм үз белемен мөстәкыйль рәвештә өзлексез күтәрә белүче кешеләр кирәк. Заман мәдрәсәләр алдына түбәндәге бурычларны куя: катлаулы, һаман үзгәреп торучы шартларда яшәргә, эшләргә, социаль кыйммәтләр системасында үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мисалында Ислам гыйлемен бирү

Һәр мәдрәсә ниндидер максат белән барлыкка килә. Безнең мәдрәсәнең максаты — мөмкин кадәр күбрәк җөмһүриятебез өчен, Рәсәйнең татар төбәкләре өчен халык белән эшли алырлык яхшы белемле имамнар әзерләп чыгару. Шуңа күрә татар теленә, вәгазьләр сөйләүгә, гореф-гадәтләрне белүгә, кешеләр белән мөгамәлә кылырга, монда хаслап әйтеп китәргә кирәк өлкән яшьтәге кешеләр белән мөгамәлә кылырга өйрәтүгә зур басым ясала.

Идел-Урал регионында мөселман фикере тарихы дәресләрендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләренең әхлакый-ихтыярый һәм гомумкешелек сыйфатларын үстерү

Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын.

Ризаэддин хәзрәтләре Фәхреддин

Кешелек дөньясы үзенең асыл табигате белән дустанә яшәү өчен яратылган. Әмма, ни кызганыч, моңа кадәр тарих илара, халыкара сугышлар, инсанияткә каршы эш-гамәлләр белән шыплап тулган. Хезмәттәшлек, игелеклек, бер-береңә ярдәм итү урынына кан кою, аерым кавемнәрне сыту, изү, аерым халыкларның фаҗигасенә китерде.

Татарстан дини мәгариф системасында мәдрәсә мөгаллиме эшчәнлегенең үзенчәлекләре

Татар халкы дөнья күләмендә үзен тырыш һәм булдыклы, максатчан һәм белемле, дини һәм әдәпле милләт буларак таныткан. Тарихтан мәгълүм булганча, югары мәдәниятле халык буларак формалашыр өчен татарларга ислам дине ярдәм иткән: дөрестән дә, милләтебезнең үсеш юлы, мең еллык гыйбрәтле тарихы нәкъ менә шушы дин белән бәйле. Бабаларыбызның укымышлы булулары,  гарәп графикасы нигезендә укый-яза белүләре дә — мөселман дин әһелләре эшчәнлегенең нәтиҗәсе.

Уку-укыту дәверендә әхләк-тәрбия мәсьәләләре

Кесә һәм янчыкларда алтын-көмеш булмау гарьлек һәм бәла түгел, ләкин куңеллардә күркәм холык белән гыйлем булмау — гарьлек һәм олы бәладер.

Дини белемне Татарстан мәдрәсәләрендә алыгыз!

Мэдрэсэдэ белем алыгыз!

Яңа гына «Дини белемне Татарстан мәдрәсәләрендә алыгыз!» исемле китап дөнья күрде. Бүгенге көндә андый белешмәнең чыгуы бик урынлы, чөнки мәктәпне тәмамлап чыгучы яшьләр кайсы уку йортына керергә дигән сайлау алдында торалар.

Мәдрәсәдә укыту тәҗрибәсе һәм уку-укыту процессында булган проблемалар

Мөхтәрәм укытучылар, мәдрәсә җитәкчеләре!

Һәммәләребезгә дә Аллаһы сөбханәһү вә тәгаләнең сәламнәре, рәхмәтләре һәм бәрәкәтләре булсын! Безне олугълап шушы киңәшмә җыйганнары өчен җитәк­челәребезгә, оештыручыларга Аллаһы тәгаләнең рәх­­­­­­­мәт­ләре булсын! Шушы киңәшмәдә катнашучы һәм­мәләребезгә Аллаһы тәгалә саулык-сәламәтлек, иман байлыгы, гаилә бәхете бирсен, дин юлында бергәләшеп тырышып эшләвебезне насыйп кылсын!

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles