ТАТАРСТАН ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕНЕҢ ЧИРАТТАГЫ ПЛЕНУМ УТЫРЫШЫ БУЛДЫ

Plenum16

3 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы күчмә пленум утырышы үткәрелде. Татарстан мөфтиеКамил хәзрәт Сәмигуллинҗитәкчелегендә узган җыелышта, урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре катнашты.

Җыелышта Татарстан дин әһелләре  дини эшчәнлек алып баруга кагылышлы шактый сорауларны  уртага салып сөйләштеләр.

Пленум утырыш быел икенче мәртәбә уздырылды. Аның беренчесе Болгарда, Мәүлид бәйрәме көнне, 3 гыйнварда, үткәрелгән иде.

2015 елның узган ике ае  Татарстан дин әһелләре өчен бик тыгыз үтте. Гыйнвар ае мәүлид уңаеннан оештырылган дини чаралардан торды. Дин әһелләре Болгарда оештырылган Мәүлид бәйрәмендә, аннары мөхтәсибәтләр авылларда уздырган дини мәҗлесләрдә укыган догаларны, салаватларны Аллаһы Тәгаллә кабуллардан кылсын, иншАллаһ.

Моннан тыш  ел башында, Аллага тапшырып, мәдрәсәләр өчен уку-укыту стандартларын эшләү турында халыкка игълан ителде. Хәзерге көндә бу стандартлар, программалар төзү, дәреслекләр әзерләү буенча эш дәвам итә. Бу эштә мәдрәсә җитәкчеләре, мөгаллимнәре үзләре дә актив катнаша. Хәзер алар программа төзүчеләр исемлеген барлый башладылар. Май аенда инде мәдрәсәләрдә укытыла торган төрле дәресләрнең әзер программалары тикшерү узарга тиеш.

Ел башы тәҗрибә уртаклашуга да бай булды. мөфти җитәкчелегендәге Нәзарәт делегациясе Төркиядә булып кайтты. Сәфәр вакытында Төркиядәге бик күп дини оешмалар белән якыннан таныштылар. Төркиядә нәзарәт вәкилләрен бик җылы кабул иттеләр. Үзара хезмәттәшлекне дәвам итү, уртак проектларны тормышка ашыру хакында сөйләшүләр корылды. Мәсәлән, иске кульязмаларны өйрәнү үзәген булдыру, аларда сакланып калган татар дин галимнәре китапларын үзебездә бастыру хакында фикерләр хуплау тапты.

Шуны да әйтергә кирәк, авыллардагы борынгы мәдрәсәләргә, аларда эшләгән гыйлем ияләренә, танылган дин белгечләренә игътибарны арттыру максатыннан чаралар үткәрелә башлады. Әйтик, Балтачның Кариле авылындагы мәдрәсәгә 300 ел тулу уңаеннан бәйрәм үткәрелде. Узган атнада гына Утыз Имәни белән бәйле Нурлат районы Кизләү авылында беренче тапкыр “Кизләү укулары” оештырылды.

Җыелышта төп сорауларның берсе буларак, Голәмәләр шурасы составы каралды. Мөфти Камил хәзрәт: “Башка илләрдәге Голәмәләр шураларының фәтвә чыгару юнәлешендәге тәҗрибәсе безгә эшчәнлекне тагы да көчәйтү кирәклеге турында сөйли”, — дип ассызыклады.

Алга таба Голәмәләр шурасы эшчәнлеген үзгәртү күз алдында тотыла. Бердән, көн дәвамында сорауларны җыеп, адреслы җавап әзерләп җибәрүне оештыру ниятләнелә. Катлаулы сорауларга исә Голәмәләр шурасы әгъзалары үзләренең җыелышларында тикшерәчәк. Халык белән элемтәне тагын да арттыру өчен darulifta.tatar сайты эшләячәк. Биредә гомуми сораулардан тыш, шәхси сораулар бирү мөмкинлеге дә булачак. Җаваплар исә шәхси e-mail га җибәреләчәк. Бу яңа адымнар Голәмәләр шурасы эшчәнлегенең дәрәҗәсен дә, нәтиҗәлеген дә арттырыр дип көтелә.

Утырышта шулай ук, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батырның, мөфти урынбасарлары Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның, “Зәкят” фонды җитәкчесе Ренат Вәлиуллинның, ТР Фәннәр академиясе иҗтимагый фикер һәм ислам өйрәтүләре бүлеге җитәкчесе  Сәет- Дамир Шәһәвиевның чыгышлары тыңланды.

Рөстәм хәзрәт Батыр нәзарәт тарафыннан үткәрелүче татар шамаилләре конкурсы хакында сөйләде. “Изге Коръән аятьләре, сүрәләр язылган шамаилләр элек-электән татар өйләрен бизәп, нур биреп торган.Шамаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту максатыннан конкурс уздырыла. Татар шамаиле конкурсы ТР МДН оештырган “Минем өемнең шамаиле” республика акциясе кысаларында үткәрелә”,- диде ул. (Конкурс таләпләре хакында биредән укырга мөмкин:ТАТАРСТАН МӨФТИЯТЕ ТАТАР ШАМАИЛЛӘРЕ КОНКУРСЫН ИГЪЛАН ИТӘ)

Мәгълүм булганча, Татарстан мөфтияте тарафыннан яшь имамнарга матди ярдәм күрсәтү һәм авыл җирлегендәге мәчетләрне имамнар белән тәэмин итүне арттыру максатыннан грантлар бирелеп килә. УтырыштаРөстәм хәзрәт Хәйруллин менә шул хакта сөйләде. “2014 елда грант алыр өчен 300дән артык гариза килде. 102 имамга грант тапшырылды. Хәзерге вакытта алар мәхәлләләрдә эшләүләрен дәвам итәләр. 2015 елда да грантлар бирү дәвам итәчәк”, — диде ул. Иң мөһиме — грант алырга теләүче яшь имамның дини белеме һәм алга таба дин өлкәсендә эшләргә омытылышы булсын.

Сәет- Дамирның Шәһәвиев исә Әхмәтһади Максудиның “Мөгаллим сәни”китабының яңартып бастырылган вариантлары хакында аңлатты. “Зәкят” фонды җитәкчесе Ринат әфәнде мөселманнарга зәкят чыгаруга ярдәм итү хакында сөйләде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


7 − два =

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles