ИМАМНАР ГОЛӘМӘЛӘР ШУРАСЫ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР

Plenum5

3 мартта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы күчмә пленум утырышы үткәрелде. Татарстан мөфтиеКамил хәзрәт Сәмигуллинҗитәкчелегендә узган җыелышта, урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре катнашты.

Җыелышта төп сорауларның берсе буларак, Голәмәләр шурасы составы каралды. Мөфти Камил хәзрәт: “Башка илләрдәге Голәмәләр шураларының фәтвә чыгару юнәлешендәге тәҗрибәсе безгә эшчәнлекне тагы да көчәйтү кирәклеге турында сөйли”, — дип ассызыклады. Бигрәк тә бүгенге көн чынбарлыгын, җирлек үзенчәлекләре исәпкә алып чыгарылган фәтвалар булмавы борчый. Шулай ук дини мәсьәләләрдә инкыйлабка кадәр яшәгән татар дин галимнәре хезмәтләренә таяну мөһим.

Алга таба Голәмәләр шурасы эшчәнлеген яңарту һәм көчәйтү  күз алдында тотыла. Бердән, көн дәвамында сорауларны җыеп, адреслы җавап әзерләп җибәрүне оештыру ниятләнелә. Бу эш белән ике дин белгече даими шөгыльләнәчәк. Катлаулы сорауларны исә Голәмәләр шурасы әгъзалары үзләренең җыелышларында тикшерәчәк. Икенчедән, залык белән элемтәне тагын да арттыру өчен махсус сайт булдыру каралган. Биредә гомуми сораулардан тыш, шәхси сораулар бирү мөмкинлеге дә булачак. Җаваплар исә шәхси e-mail га җибәреләчәк. Бу яңа адымнар Голәмәләр шурасы эшчәнлегенең дәрәҗәсен дә, нәтиҗәлеген дә арттырыр дип көтелә.

Пленумда имамнар элеккеге мөфтиләрне Голәмәләр шурасының дәрәҗәле әгъзалары итүне хупладылар.

Шулай ук утырышта Голәмәләр шурасының яңа әгъзалары сайланды. Яңа исемлек нәзарәтнең рәсми сайтына урнаштырылачак. Голәмәләр шурасы үзенең эшчәнлеген Татарстан мөфтие җитәкчелегендә алып барылачак.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


девять + = 13

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles