ТАТАРСТАН МӨГАЛЛИМНӘРЕ ИСЛАМ ТӘГЪЛИМАТЕН УКЫТУ ПРОБЛЕМАЛАРЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕ

20150226_093742 (1)

26 февраль көнне ТР МДН һәм Казан (Идел буе) федераль университеты Казан Нуры мәчете каршындагы Шамил мәдрәсәсе белән берлектә  “Мәчетләр каршындагы курсларда  ислам тәгълиматен (гакыйдә) укыту проблемалары” темасына түгәрәк өстәл оештырды. Чарага Татарстанның төрле җирлекләреннән мөгаллимнәр җыелды.

Түгәрәк өстәл Шамил мәдрәсәсе директоры Камил Валиуллинның һәм ТР МДНнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллиның сәләмләү сүзләреннән башланып китте. Камил Хәмзә улы үзенең чыгышында мәдрәсәнең эшчәнлеге турында сөйләде. Шамил мәдрәсәсенә һәр ел 150гә якын бала кабул ителә һәм алардан  яшь буенча 3 төркем туплана: 2-4 яшь, 5-6 яшь һәм 6-7 яшь. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар дәресләрдә ата-аналары белән бергә катнаша.  Алар кызыклы уен формасында оештырыла. Белгечләр фикеренчә, бу уку-укыту процессына уңай йогынты ясый. Мисал итеп чарага килүчеләргә дә берничә дәрес күрсәттеләр. Мөгалиммнәр балалар белән эшләүдә нинди материаллар һәм методикалар куллану серләре белән бүлеште. Соңыннан делегатлар үзләре дә укучы роленә кереп, дәрестә катнаша алды.

Түгәрәк өстәл төрле җирлек мөгаллимнәренең тәҗрибә уртаклашу, кызыклы фикерләр белән бүлешү, проблемалы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү мәйданчыгы булды.

Мәчет каршындагы курсларда ислам тәгълиматен укыту проблемалары турында сөйләгәндә катнашучылар дини белем бирүдә колмплекслы караш кирәклегенә басым ясады. Ирекле фикер алышу барышында гакыйдә фәнен төрле яклап тирәнтен өйрәнү, татар җәмгыятендә аның үсеш юлларын ачыклау, аны укытуда яңа методикалар куллану әһәмияте турында да әйттеләр.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


семь + = 16

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles