ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН МЕХМЕТ ГӨРМЕЗ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

image_1_0

Әлеге очрашу Анкарада мөфтинең Төркиягә эшлекле сәфәре кысаларында узды. Төрле ил дин әһелләре фән, мәгариф, нәшрият өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү хакында сөйләштеләр. Төгәлрәк әйткәндә, сүз рухи мирасны өйрәнүгә кагылышлы уртак проектлар эшләү, Коръәннең “Казан басмасы”н чыгару турында барды. Изге китапның яңа нөсхәсе ТР МДН соравы буенча танылган каллиграф Мөхсин Демирел тарафыннан нәсх стилендә эшләнде.

Очрашу нәтиҗәсендә Иске китапларны һәм кульязмаларны өйрәнү үзәген булдырырга кирәк дигән фикергә киленде. Мәгълүм булганча, бүгенге көндә дөньяның төрле илләрендә, бигрәк тә Төркия китапханәләрендә татар галимнәренең меңләгән хезмәтләре саклана. Һәм аларның күбесе хәзерге заман теленә күчерелмәгән. Шунысы да билгеле, кайбер китаплар берәр экземплярда гына сакланып калган. Үзәк оештыру менә шушы рухи байлыкны халкыбызга кайтару юлында чираттагы бер күркәм адым булыр иде.

Мөфти хәзрәтләре профессор Мехмет Гөрмезне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырып, аңар республикадагы дини вәзгыять һәм мөфтият хакында төшерелгән фильмны тәкъдим итте. Әлеге фильм татар, рус, инглиз, төрек телләрендә эшләнде.

Шулай ук мөфти Камил хәзрәт нәзарәтнең алдагы елларга ниятләгән эшләре белән таныштырды.

Мехмет Гөрмез мөфтигә һәм республиканың дини делегациясенә мөфтият эшчәнлеге белән таныштырганнары өчен рәхмәтен җиткерде.  Ул Төркиянең Дини эшләр идарәсе белән Татарстан мөфтияте арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек алып баруга өметен белдерде. Әлеге хезмәттәшлек безнең илләр арасында элемтәләрне ныгыту да булып тора.

Мехмет әфәнде үзе дә татар дин галимнәренең хезмәтләрен өйрәнә, хәтта ул татар дин белгече-фәлсәфәче, публицист, Муса Бигиевка багышланган докторлык диссертациясен яклады. Очрашу барышында да Камил хәзрәт белән 19 гасыр ахыры һәм 20 гасыр башы татар дин белгечләренең роле һәм әһәмияте турында сөйләште.

Камил хәзрәт, Төркиянең дин эшләре җитәкчесенә хөрмәт-ихтирамын белдереп, ике сирәк очрый торган китап —  татар халкының мәшһүр фикер иясе һәм дин белгече Габденнасыйр әл Курсави хезмәтләрен бүләк итте.

Дин эшләре идарәсе  белән очрашудан тыш мөфти Камил хәзрәт Татарстан мөфтияте эшчәнлеге турында «Диянет ТВ» телеканалының мәгълүмати тапшыруында сөйләде. Тапшыруда мөфти төрек телендә республикабыз мөселманнарының мәгариф өлкәсендәге, социаль юнәлештәге эшләре, республикабыздагы динара мөнәсәбәтләр хакында җиткерде.

Искә төшерәбез, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе 16-21 февраль көннәрендә Төркиягә эшлекле сәфәр кыла. Делегация составына мөфтинең  беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, ТР МДН аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, нәзарәтнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр Камалетдинов керде. Шулай ук Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин, Россия мөселман эшкуарлар ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев мөфти белән бергә сәфәрдә.

Татарстан мөфтиятенең чит илгә сәфәре үзара хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре кору һәм Төркиядәге дини эшләр белән танышу максатыннан оештырылды.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


7 + девять =

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles