ИГЪЛАН

rozovaya_mechet

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе 2013-2014 нче уку елына көндезге, кичке hәм читтән торып уку бүлекләренә укырга чакыра! (Мәдрәсә уку-укыту эшчәнлеген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып бара).  

Көндезге бүлеккә урта мәктәп тәмамлаган ир-егетләр кабул ителә. Шәкертләр өчен мәдрәсәдә яшәү урыны hәм тәүлегенә өч тапкыр бушлай ашату каралган. Мәдрәсә программасында дини фәннәр, шулай ук “Татар теле”, “Татар әдәбияты”, “Тарих”, “Хокук”, “Информатика”, “Умартачылык” кебек дөньяви дәресләр кертелгән. Мәдрәсәдә физкультура һәм спортка да зур әһәмият бирелә, спорт залы һәм спорт мәйданчыгы булдырылган.

Мәдрәсәдә уку бушлай булса да, таләпләр югары. Уку елы биш ел дәвамында 1 сентябрьдән 31 майга кадәр бара. Көндезге бүлекне тәмамлап, диплом эшен уңышлы яклаучыларга югары дини белем хакында “Ислам белгечлеге” юнәлеше һәм “Ислам белгече һәм гарәп теле мөгаллиме” квалификациясе белән диплом бирелә. Аңа өстәмә рәвештә “Умартачылык” белгечлеге турында урта hөнәри шәһадәтнамә тапшырыла.

Август аенда хәзерлек сыйныфлары өчен егерме көнлек курслар үтә hәм имтихан белән тест нәтиҗәсендә шәкертләр I курска кабул ителә. (Моңа кадәр үзләштергән белемнәре белән шәкертләр, гыйлемнәре туры килү-килмәүгә карап, II-III курсларга да алынырга мөмкин!)

 

Кичке hәм читтән торып уку бүлекләрендә уку вакыты – 3 (өч) ел. Аны тәмамлаучылар “Шәригать фәннәре нигезләре” юнәлеше һәм “Имам-хатыйб һәм ислам дине нигезләре мөгаллиме” (хатын-кызларга: “Ислам дине нигезләре мөгаллимәсе”) квалификациясе белән урта дини белем хакында диплом ала. Читтән торып укучылар елына ике мәртәбә сессиягә килә, аларны зачёт-имтиханнар вакытында көненә өч тапкыр ашату каралган.

 

Хатын-кызлар бары тик кичке бүлеккә генә кабул ителә.

 

Мәдрәсәгә кабул ителүчеләр әңгәмә үтәргә тиешләр. Ә документларны кабул итү исә 1 июньнән башлана.

Укырга керү өчен түбәндәге документларның булуы таләп ителә:

1)     гариза (мәдрәсә бланкына тутырыла);

2)     паспорт күчермәсе;

3)     сәламәтлек хакында белешмә (086/у формасы буенча);

4)     белем таныклыгы күчермәсе;

5)     характеристика (көндезге бүлеккә баручылар өчен);

6)     автобиография (көндезге бүлеккә баручылар өчен);

7)     3х4 зурлыгындагы дүрт данә аклы-каралы фоторәсем (хатын-кызлар яулыктан булырга тиеш).

Мәдрәсә эшчәнлегендә яңалык та бар: 2013 нче уку елыннан авыл мәчетләрендә эшләүче имамнарның белемнәрен күтәрү буенча профессиональ курслар эшли башлады. Мондый курсларны баштарак Татарстаннан читтә яшәүче дин әһелләре үтте. Курслар матуриди гакыйдәсенә туры китереп, хәнәфи мәзһәбе буенча иман шарты, йола, гореф-гадәт һәм тәрбия мәсьәләләрен үз эченә ала. Курсларда белемнәрен тирәнәйткән дин әһелләренә сертификат тапшырыла.

 

Мәдрәсәбезнең адресы:

420108 Казан шәhәре, Мәҗит Гафури урамы, 67 нче йорт. (Җәмәгать транспорты белән 31 нче автобусның «Мехобъединение» тукталышында төшәргә.)

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 278-31-96.

One Response to ИГЪЛАН

  1. Ихсан:

    Читтән торып уку бүлегенә укырга керәсем килә. Уку түләүлеме икән? Сессия вакытында яшәп торырга тулай торак бармы һәм сессия вакытында эштән җибәрсеннәр өчен берәр нинди справка биреләме-эштән китү тәртибе ничегрәк икән?

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


5 − = ноль

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles