Җәйге балалар җәйләүләрендә укыту программасы

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния нәзарәте

«Тәсдыйклыйм»

______________________________

ТҖМДН рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйз

Җәйге балалар җәйләүләрендә

укыту ПРОГРАММАСЫ

Программа ТҖМДНның уку-укыту бүлеге тарафыннан әзерләнде.

КЕРЕШ СҮЗ

Яшь мөселманнарны тәрбияләү ТҖМДН эшчәнлегенең иң өстен юнәлешләренең берсе булып тора. Шул сәбәпле ТРның бөтен районнарында да мәчетләр каршында Ислам нигезләре буенча якшәмбе курслар оештырылган. Анда яшь татарстанлылар әби-бабаларының диннәрен уку елы дәвамында өйрәнәләр.

Шулай ук, яшь диндәшләребезнең җәйге ялын дөрес итеп оештыру да бик әһәмиятле мәсьәлә булып тора. Республикабызның күпчелек районнарында аларның җәй­ге ялларын оештыруның уңай тәҗрибәсе бар. Кайбер мәхәлләләрдә бу чаралар җәйләүләр, ә кайберләрендә мәдәни һәм спортив чаралар белән аралаштырылган дини курслар рәвешендә үткәрелә.

Бу китап яшь мөселманнарның җәйге ялларын оеш­тыручылар өчен методик ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Ул җәйге курслар, лагерьлар үткәргәндә куллану өчен үрнәк программа булып тора. Әлеге програмада «Игътикад», «Фикъһе», «Әхлак» фәннәреннән тыш, мәдәни һәм спортив чаралар үткәрү ысуллары да бәян ителә.

Бу курсларны үткәргәндә мөгаллимнәргә балаларның яшь үзенчәлекләренә игътибарны җуймаска киңәш итәбез. Мәсәлән, башлангыч класста укучы балаларга игътикад дәресендә «сыйфат әз-затия», «сыйфат әс-субутия» кебек кат­лаулы терминнарны кулланмаска була. Ә фикъһе дәрес­ләрендә «фарыз», «ваҗиб», «сөннәт», «мәкруһ», «хәрәм» кебек терминнар белән генә чикләнергә киңәш ителә. Әхлак дәресләрен гыйбрәтле хәлләрне тасвирлау, башка төрле уен формаларын кулланып үткәрү күркәм булыр. Урта класслар балалары катнашкан дәресләрдә катлаулырак дини терминнарны куллану да муафыйк булыр. Шулай ук лагерьда курслар башлану алдыннан балаларны дини әзерлекләре буенча да төрле төркемнәргә бүлергә кирәк. Югары нәтиҗәләргә ирешү өчен профессиональ, тәҗрибәле педагогларны җәлеп итү отышлы булыр. Аллаһ тәгалә хезмәтләребезне кабул кылып, балаларыбызга хәерле гыйлемнәр алуны насыйп итсен. Әмин.

Габдулла хәзрәт Әдһәмов,

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары.

атна
Көн-нәр Дәресләр һәм сәгатьләр
Әлифба бүлеге Гакаид Фикъһе Әхлак һәм әдәп
Дүшәмбе Хәрефләрнеңаңлатылып, бергәкабатлапүзләштерелүе Диннең асылын аңлату Иман нәрсә ул? Исламның шартлары нәрсә ул? Кәлимәи шәһадәтнең ятлатылуы Коръәни-Кәрим укуның фазыйләте, әдәбе һәм Коръәни-Кәримгә хөрмәт
Сишәмбе Хәрефләрнең бергә кабатлап үзләштерелүе һәм аңлатылуы Иман аңлатылып, Әмәнтү ятлатылачак Намазның фарызлары аңлатылып ятлатылуы Инсанның яратылуының максаты
Чәршәмбе Хәреф-хәрәкәләргә игътибар биреп беренче 5 хәрефнең укытылуы Аллаһы Тәгаләгә иман һәм сыйфат Затиййә Тәһарәтнең өйрәтелүе Бәдрәфкә керү-чыгу әдәбе һәм укыла торган догалар
Пәнҗешәмбе Икенче 5 хәрефнең укытылуы Сыйфат Сөбүтиййә Госелнең һәм госел алуның кирәк булган хәлләрнең өйрәтелүе Йокларга яту-тору әдәбе һәм укыла торган догалар
Җомга Өченче 5 хәрефнең укытылуы Фәрештәләргә иман һәм бөек фәрештәләр Тәяммүм аңлатылып күрсәтеп (гамәли) өйрәтелүе Ашау-эчү әдәбе, аш догасы һәм нигъмәтләргә хөрмәт
Шимбә Дүртенче 5 хәрефнең укытылуы Китапларга иман Нәҗестән тәһарәт һәм истинҗа ысулыныңөйрәтелүе Сәламләшүнең әһәмияте һәм әдәбе
2 атна
Көн-нәр Дәресләр һәм сәгатьләр
Әлифба бүлеге Гакаид Фикъһе Әхлак һәм әдәп
Дүшәмбе Бишенче 5 хәрефнең укытылуы Пәйгамбәрләргә иман һәм сыйфатлары Сәтрү-гаурәт, истикъбали-кыйбла, вакыт, ниятнең аңлатылуы Кабер зияраты һәм мәрхүмнәргә (үлгәннәргә) Коръәни-Кәрим укуның фазыйләте
Си-шәмбе Соңгы дүрт хәрефләрнең укытылуы КыскачаПәйгамбәребезнеңтормышы Азан һәм камәтнең өйрәтелүе Тәүбә вә истигъфар
Чәршәм-бе Сөбханәкә, Фатихаи шәриф, Ихлас һәм Кәүсәр сүрәләре Әсхабы-Кирам, дингә булган хезмәтләре һәм дүрт бөек хәлифә Намазның нигезләренең өйрәтелүе Ялган вә начар сүз сөйләүнең һәм алдауның начарлыгы
Пәнҗе-шәмбе Әттәхият, Салли, Барик һәм Раббәнә догалары Ахирәт көненә иман Иртәнге намазның күрсәтелеп (гамәли) өйрәтелүе Олыларга хөрмәт һәм кечкенәләргә мәхәббәт кирәге
Җомга Кунут догасы һәм Аятел-көрсинең укытылуы Тәкъдир-Каза һәм ирадәи җүзьийя (ихтыяр иреге) Өйлә намазының гамәли өйрәтелүе Әти-әни һәм хаклары
Шимбә Калган бүлемнең укытылуы Ризык мәсьәләсе Икенде намазы практика үткәрелеп өйрәтеләчәк Намазның әһәмияте һәм матди-рухи файдалары
3 атна
Көн-нәр Дәресләр һәм сәгатьләр
Әлифба бүлеге Гакаид Фикъһе Әхлак һәм әдәп
Дүшәмбе Ясин-Шәрифнең беренче бите Иманның саклануы шартлары Ахшам намазы практика үткәреп өйрәтеләчәк Харам, хәләл нәрсә ул? (Бигрәк тә дуңгыз ите, исерткеч, тәмәке, наркотик)
Сишәмбе Ясин-Шәрифнең икенче бите Иманны саклаучы крепость Ястү һәм Витер ваҗип намазы практика үткәреп өйрәтеләчәк Бөтен мөбәрәк кешеләр
Чәршәмбе Ясин-Шәрифнең өченче бите Дүрт мәзһәб, Имам Әгъзам, Имам Матуриди Җомга намазы өйрәтеләчәк Җәннәт һәм Җәһәннәм
Пәнҗе-шәмбе Ясин-Шәрифнең дүртенче бите Сорау һәм җаваплар Бәйрәм намазы һәм Каза намазларының башкару тәртибе Пәйгамбәребезнең сөннәтләренә оюның фазыйләте
Җомга Ясин-Шәрифнең бишенче бите Сорау һәм җаваплар Сәһү сәҗдәсе өйрәтелеп, гомуми бер кабатлау үткәрү Тәүбә һәм истигъфар
Шимбә Ясин-Шәрифнең алтынчы бите Сорау һәм җаваплар Ураза, Зәкят, Хаҗ кыскача аңлатылачак Гайбәт һәм Ифтира

Әлифба

Беренче дәрес

Тема: Хәрефләрне өйрәтү.

Метод: Дәресне башланганчы, алдан ук, шәкертләрнең тәһарәт алулары тәэмин ителә. Мөмкинлек булса тәһарәт алырга кушу, юк исә, икенче көнне тәһарәт алып (тәһарәтле) килүләре таләп ителәчәк.

* Дәрескә керешкәнче Әгүзү Бисмиллә һәм Рабби яссир догасы балаларга кабат-кабат укытылачак.

* Бисмилланың әһәмиятен аңлатканда Бисмилла ишек­нең ачкычы, билге саннарның (компьютерның) төймәсе, лифтның төймәсе — кебек охшашлыклары булуы сөйләнер.

* Хәрефләр тактада тулы хәлдә күрсәтелер һәм кабат­ланыр һәм группа белән укып һәркемнең игътибарын җәлеп итәргә тиешле.

* Укытучылар хәрефләрнең чыгу урыннарына игътибар итеп өйрәтүне кискен рәвештә игътибар итәргә тиеш. Хәрефләрнең язылышы. Хәрефләрнең мәхраҗлары «чыгу урыннары» дөрес итеп өйрәтү.

Икенче дәрес

Метод: Группа хәлендә һәм берәм-берәм укытылып хәрефләрнең өйрәнелгән икәнлеге контроль ителер. Хәрефләр кабатлаганда бер кәгазьгә яки тактага яздырылып практика үткәрелер.

* Ноктаның әһәмиятенә (көченә) игътибар җәлеп ителер. Кирилл әлифбасында нокталы хәрефнең булмавы һәм га­рәпчәдә сан һәм урын карашыннан әлифбаның яртысы 14 нокталы булганлыктан, бер ноктаның хәрефнең укылышын һәм кәлимәнең мәгънәсен үзгәрткән өчен гарәпчәдән кәлимәләре русчадагы өстәл — урындык (стол — стул) укылышы белән мисалландырылып аңлатылыр.

* Бә (ب) белән ха (خ)ның мөмкин булса макетларын кисеп тактада (даими билгеле) нокталар белән сә (ث) тә (ت) җим (ج) хи (ح) ха (خ) әверелгәнлеге билгеле итеп күрсәтелер.

* Хәрәкәнең шәкелләре һәм укылышлары татарча буларак һәм аермасы итеп мисалландырылыр. Хәрәкәләр: өс хәрәкә, ас хәрәкә һәм өтер дип өйрәтеләчәк.

Өченче дәрес

Тема: Хәрефләрнең һәм хәрәкәләрнең кабатлануы — мәд хәрефләре һәм баштагы биш хәрефнең укытылуы.

Метод: Хәрефләр укытылганда Әлиф (ا) Бә (ب) бергә укып, укылганнан соң һәр хәреф юлы икенче битнең соңында кадәр укылып, аннары соң яңа бер хәрефкә башланыр.

* Хәрефләр тулы хәлдә укытылып (берничә мәртәбә), — арадан сорап аңлау-аңламаулары контрольдә тотылыр. Мәдләргә игътибар ителер (ا), (ي), (و) һ.б. Авазы үзгәртелер.

Дүртенче дәрес

Тема: Икенче биш хәрефнең укылышы.

Метод: Хи (ح) ның рус теле әлифбасындагы «Х» хәрефендә охшавын һәм ха (خ)ның аермалы (башка бер хәреф) булуын аңлатырга.

* Зәл (ذ) хәрефен сакау кешенең иң яхшы әйткән хәрефе булуын әйтергә мөмкин. Зәл (ذ) Сә (ث) хәрефнең исә чыгу урыны белән якын, охшаш булуын әйтергә була.

Бишенче дәрес

Тема: өченче биш хәрефнең укылуы.

Метод: Дад (ض) хәрефнең чыгыш урыны рәсем белән өйрәтелер, бары тик бу авызның гына гарәпчәдә булуы әйтелер.

Алтынчы дәрес

Тема: дүртенче биш хәрефнең укылышы.

Метод: Айн (ع) хәрефе өйрәтелгәндә бәрәннәрнең бу хәрефне иң яхшы рәвештә чыгаруын әйтергә була.

Җиденче дәрес

Тема: Бишенче биш хәрефнең укытылышы.

Метод: Каф (ق) һәм Кәф (ك) хәрефләренең аермасын аңлату өчен татарчадан (күбәләк) һәм калак сүзләре белән мисалландырырга мөмкин.

Сигезенче дәрес

Тема: Соңгы дүрт хәрефнең укытылышы.

Метод: Ләм әлиф (لا) хәрефенең ике хәрефнең бер­ләшүеннән барлыкка килүен аңлату өчен тактага өч кешегә Ләм (ل), аерым бер өч кешегә дә шул ук җиргә Ләм хәрефенә Әлиф (ا) хәрефе яздырылып бергә-бергә Ләм әлиф (لا) дип укыту.

Тугызынчы дәрес

Тема: Сүбханәкә, Фатиха, Ихлас, Кәүсәр сүрәләре.

Метод: Тулы хәлдә укытылып, группалар хәлендә ка­батлатып, берәм-берәм контрольләргә. (Калган урыныннан син дәвам ит, яки үзләренең укуын янындагылар тыңласын кебек).

Ятлатырга.

Унынчы дәрес

Тема: Әттәхият, Салли — Барик, Раббәна догалары.

Метод: Тулы хәлдә укытып, группалар хәлендә кабатлап, арадан сорап контрольләргә.

Ятлатырга.

Унберенче дәрес

Тема: Конут догалары, Сөбханаллаһи, Аятел Көрси, Лә илаһә иллаллаһү.

Метод: Тулы хәлдә укытып, группалар хәлендә кабатлау, тавыш белән шәкертләрнең (укучыларның) иптәшләрен укытулары тәэмин итергә мөмкин. (Ятлатырга).

Уникенче дәрес

Тема: Соңгы битнең укылуы һәм Коръәни Кәримгә күчү.

Метод: Тулы хәлдә укытып, Җәнабы Хак Тәгаләнең сыйфатлары ике группа хәлендә кабатлатырга мөмкин. Тәшрик тәкбире ятлатылыр. Ясин сүрәсенең баштагы 5 юлы (иҗекләү рәвешендә) тулы хәлдә укылыр.

Унөченче дәрес

Тема: Ясин сүрәсенең беренче бите.

Метод: Башта бөтенесе бергә, аннары икешәр-икешәр группалар хәлендә укытылыр, укытучы исә һәрвакыт кон­троль итеп, укучыларның тукталып калган хәреф шәкелләрен (формаларын) (уртада, соңда, нокталы) һәм хәрәкәләрен билгеләп үрнәк хаталарны тактада үзе аңлатыр.

Игътибар: Бишәр юл, бишәр юл укытылачак.

Ундүртенче дәрес

Тема: Ясин сүрәсенең икенче бите.

Метод: Башта бөтенесе бергә, аннары икешәрле группалар хәлендә укытылыр, укытучы исә гел тикшереп укучыларның тукталып калган хәреф шәкелләрен (уртада, соңда, нокталы) һәм хәрәкәләрне билгеләп, үрнәк хаталарны тактада, белүче бер укучыга аңлатылыр. Мөмкин булса 1дән 10га кадәр булган саннар өйрәтелер. (Шәкел буларак).

Унбишенче дәрес

Тема: Ясин сүрәсенең 3нче бите.

Метод: Башта бөтенесе бергә, аннары икешәрле группа хәлендә укытылыр, укытучы исә һәрвакыт контроль итеп, укучыларның тукталып калган хәрефләрнең чыгыш урыннарын (айн), кискен (ачык) һәм сакау хәрефләрне билгеләп, үрнәк хаталарны тактада үзе игътибар иттертер. Ясин сүрәсенең ничәнче биттә булуы өйрәтелер.

Уналтынчы дәрес

Тема: Ясин сүрәсенең 4нче бите.

Метод: Башта бөтенесе бергә аннары икешәрле груп­палар хәлендә укытылыр, укытучы исә һәрвакыт тикшереп, укучыларның туктап калган хәрефләрнең чыгу урыннарын (дад, зәл), нечкә һәм калын хәрефләрне билгеләп, тактада бер укучыдан дөресе укытылыр. Мәдди Мөттәсыйл, һәм Мөнфәсыйлләрның 4 әлиф микъдары озынлыгында укыл­ганнары практика белән мисалландырыла.

Унҗиденче дәрес

Тема: Ясин сүрәсенең 5нче бите.

Метод: Башта бөтенесе бергә аннары икешәрле груп­палар хәлендә укытылыр, укытучы исә һәрвакыт контроль итеп, укучыларның тукталып калган хәрефләрнең чыгыш урыннарын (һә, йә, сад). Уау хәрефе укылганда ирен хә­ле билгеләнеп, тактада бер группа укучыга дөресе укыт­тырылыр.

Ты һәм Ләм тукталышлары өйрәтелергә мөмкин.

Унсигезенче дәрес

Тема: Ясин сүрәсенең 6нче бите.

Метод: Башта бөтенесе бергә, аннары икешәрле груп­палар хәлендә укытылыр, укытучы исә һәрвакыт контроль итеп, укучыларның тукталып калган хәрефләрнең чыгыш урыннарын (һә, йә, сад). Уау хәрефе укылганда ирен хәле билгеләнеп, тактада бер группа укучыга дөресе укыттырыла ала. Укучыларга, берсен-берсе тикшертергә мөмкин.

гакыйдә

Беренче дәрес

Тема: Дин нәрсә ул? Сәмави (күктән иңгән) диннәр арасында нинди аерма бар? Ислам диненең бүтән сәмави диннәрдән аермасы?

Метод: Диннең үзенчәлекләрен сөйләү балалар аңлый алачак рәвештә аңлатылачак. Хәзерге вакытта Ислам дине аңлатылганда, мондый бер охшату кулланырга мөмкин. Ислам дине килгәннән соң бүтән диннәрнең хөкеме калып кайсыбер ялгышлыклар аңлатылып китә. Дин аңлатмасындагы дөнья бәхете аңлатылганда бу рәвештә аңлатырга мөмкин. Мөселманнар чиста, сау-сәламәт һәм шат булырлар, чөнки аракы (исерткеч) эчмиләр, аракы эчмәгәч, өйгә кайткач, хатынын, балаларын кыйнамыйлар. Аларга ашамлык, икмәк алып кайтыр, шулай итеп, дөньяда да шатлыклы бер тормыш булыр. Аракы эчүчеләр исә, өйгә үзен дә алып кайта алмас. Тирә-ягына зарар китерер, хәтта төрмәгә дә кертер.

Искәрмә: «Дин» темасы укы­лачак.

Икенче дәрес

Тема: Аллаһы Тәгаләгә иман һәм Сыйфатый Затиййә.

Метод: Аллаһыга Иман укытылып аңлатылачак.

Имам Әгъзам хәзрәтнең дәһри белән булган бәхәсе аңлатылырга мөмкин. Һичбер нәрсәнең очраклы рәвештә үзеннән-үзе була алмаячак икәнлеге, һәр нәрсәнең билгеле тәртип һәм шарт эчендә мәйданга (барлыкка) килүе аңлатылып, безнең бирергә теләгән үткен сүзне сораулар, сорау рәвешендә үзләренә сөйләтә алабыз. Мәсәлән: Бер икмәкнең, бер сәгатьнең, бер машинаның ничек туры килсә, шулай үзеннән-үзе дөньяның бер җирендә барлыкка килүенә шаһит булынган микән? Бер сүзлек матбаганың шартлавы аркасында очраклы рәвештә үзеннән-үзме барлыкка килгән? һ.б. Икмәк үзеннән-үзе барлыкка килә алмый икән, аермалы төстә, истә, сезонда (ел фасылында) без санап бетерә алмаячак кадәр яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр барлыкка килә алыр микән?

Аллаһ Тәгаләнең берлеге аңлатылганда: Бер мәктәптә ике директор булса нәрсә булыр?

Өченче дәрес

Тема: Иман нәрсә ул? Әмәнтүнең аңлатуы, мөмкин булса, бергә кабат-кабат укылачак, ятлатылып. Иманның шартларының аңлатылуы.

Метод: Иман: кәлимәнең мәгънәсе (аңлатмасы): Ышану, иминлек аңламына килер. Иман: Аллаһы Тәгалә инану һәм сөекле Пәйгамбәребезнең бөтен хосусларда (күңелдән) аңлатылуы.

Иманның әһәмияте аңлатылганда: Иман ахирәт тор­мышының байлыгыдыр. Дөньяда бернәрсә дә акчасыз эшләнмәгән кебек, ахирәттә дә иманы булмаучылар һичбер бүләк ала алмаячаклар. Имансыз бер кеше (ахирәттә) дө­ньяда базар уртасында акчасыз калган бер кешегә ох­шар. Әмәнтүнең ятлатылу, бергә-бергә уку (кабат-кабат) тәртибендә булырга тиеш. Мәгънәсе аңлатылырга тиеш: Иманның шартлары санатылганда «Аллаһыга инану» рәве­шендә түгел «Аллаһыга инандым» рәвешендә төркемдә ятлатылачак.

Дүртенче дәрес

Тема: Аллаһы Тәгаләнең сыйфатый сөбүтиййәсе:

Метод: Басар (күрү) сыйфатындагы мисалның тулы рәвештә ятлату тиешле. Сыйфатларның мәгънәләрен, гарәпчәләрен ятлату.

Бишенче дәрес

Тема: Фәрештә кем ул? Дүрт бөек фәрештә, Кирамән-катибин, Мөнкәр-Нәкир фәрештәләренең вазыйфалары аң­ла­­тылырга тиеш.

Метод: Теманың үтәлүе.

Фәрештә аңлатмасы ятлаттырылырга тиешле. Фәреш­тәләр турындагы ялгыш фикерләр төзәттелергә тиеш. Кирәмән-Катибин фәрештәләре аңлатылганда камера һәм кассета мисаллары кулланырга мөмкин, ягъни бу фәрештәләр кешеләрнең эшләгән һәм сөйләгән (сөйли торган) һәр нәрсәне язарлар.

Алтынчы дәрес

Тема: Китапларга иман.

Метод: Тема үтәлергә тиешле. Китап аңлатылганда әйбернең куллану белешмәсе мисалы куллынала ала. Бер фабриканың эшләп чыгара торган иң гади бер әйбер өчен куллану белешмәсе тәртип ителә. Мәхлүкатның иң шәрәфлесе иттереп яратылган кешегә дә тормыш белешмәсе бардыр. Алар — Илаһи Китаплардыр. Адәм галәйһиссәламгә иңдерелгән ун сәхифә аңлатылганда, язуның иң беренче кеше белән башлануы сөйләнер. Инҗилнең Гайсә галәйһиссәламгә иңдерелгәне аңлатылганда заманабыздагы Инҗилнең Гайсә галәйһиссәламне күрмәүчеләр тарафыннан иң беренче тапкыр йөз елдан соң грекча телдә язылганлыгы, хәлбуки, Гайсә галәйһиссәлам грек булмавы аңлатылачак. Коръәни-Кәрим исә сөекле Пәйгамбәребезнең тере булганда ятлаган һәм язылган күп кешеләр булган һәм үзгәрмәячәген аңлатырга кирәк.

Җиденче дәрес

Тема: Пәйгамбәр кем? Ни өчен җибәрелгән? Сөек­ле Пәйгамбәребезнең сыйфатлары аңлатылачак.

Метод: Пәйгам­бәр­ләрнең ни өчен җибәрелүләре мәсьәләсен ачыклаганда дөньяны бер мәктәпкә кешеләрне укучыларга, китапларны — дәрес китапларына пәйгам­бәрләрне дә ул китапларның укытучысына охшатып, аңла­тылырга тиеш. Ничек ки укы­тучы булмыйча китапларны аңлау мөмкин түгел исә, пәйгамбәрләр булмыйча да илаһи китапларны аңлау мөмкин булмас. Пәйгамбәрнең сыйфаты аңлатылганда сө­ек­ле Пәйгамбәребезгә әле пәйгамбәрлек килгәнче үк кешеләр тарафыннан Мөхәммәдүл Әмин исеме бирелгәнлеге аңлатылырга тиеш.

Сигезенче дәрес

Тема: Рәсүлуллаһ с. танытылуы.

Метод: Сирадан тема үтәләчәк.

Тугызынчы дәрес

Тема: Әсхабы Кирам.

Метод: Хәзрәти Гомәр р. мөселман булуы аңлатылыр. Хулафаи-Рашидиннең (дүрт бөек хәлифәнең) исемнәре ятлатылыр.

Унынчы дәрес

Тема: Ахирәт көне нәрсә ул? Кайчан башлана? Ахирәттә нәрсәләр бар? Ахирәт көненә инануның файдалары һәм Ахирәт көненә иманмаучыларның фаҗигага дучар булуы.

Метод: Тема өйрәнеләнәчәк.

Бигрәк тә дөнья тормышының вакытлы икәне аңлатылыр. Мәшһүр исемнәрдән (яшәп-үлгән) мисаллар бирергә мөмкин. Әгәр дөнья тормышы үтүче (фани) булмаса иде, тереклек аның (хөрмәтенә) шәрәфенә яратылган Рәсүлуллаһыбызның бу дөньядан ахирәткә күчкән икәнлеген аңлату.

Кабер нәрсә ул? Мәңгелек бер тормышка ачылган бер ишектер. Кабер сораулары ятлатылыр.

Ахирәт кайчан башланыр?

Ахирәттә ниләр бар?

Мәхшәр: Бөтен кешеләрнең хисап бирер өчен җыелачак урын.

Хисап: Бөтен кешеләрнең дөньяда эшләгән яхшы-начар һәрнәрсәнең хисабын бирүләре. Мәктәпләрдәге тырыш балаларның бүләкләндерелеп, ялкау балаларга җәза бирелүе мисал китерә ала.

Мизан: Гөнаһлыларның һәм савапларның үлчәнә торган Илаһи бер үлчәү булуы хакында.

Шәфәгать: Үлчәүдә савабы әз булган кешеләргә пәй­гамбәр һәм әүлиянең ярдәме.

Сират: Җәһәннәм өстенә корылган бер күпердер. Мөселманнар сират күпернең (җил, ут, һ.б.) кебек үтәчәкләр. Кяферләр исә үтә алмыйча җәһәннәмгә төшәчәкләр. (Кылдан нечкә, кылычтан үткен тәгъбирен кулланырга мөмкин).

Җәннәт: Дөньяда мөселман булучыларның алачак чиксез нигъмәтләрнең булган мәңгелек тормышы.

Җәһәннәм: дөньяда мөселман булмаучыларның һәм үлчәүдә гөнаһысы күп булучыларның китәсе урын. Җәһәннәм утының дәрәҗәсе (температурасы) шулкадәр югары ки, бер очкыны дөньяны яндырырга җитәчәк.

Унберенче дәрес

Тема: Кадәр-Тәкъдир нәрсә ул? Ихтыяр иреге мәсьәләсе.

Метод: Гыйльме-хәлдәге тема үтәләчәк.

Башта мәңгелек гыйлемнең аңлатылуы. Һәр нәрсәне Аллаһы үзе яратканлыгыннан, һичбер нәрсә аның гыйлеме тышында түгелдер. Мәңгелек гыйлемгә мисал итеп Аллаһы Тәгалә заманабыздан мең ел элек яшәгән берәүнең дә тормышын белер, киләчәктә яшәячәк кешенең дә тормышын белер. Кадәр-тәкъдир темасында балаларның абстракт зиһене төгәл камилләшмәвеннән нечкәлекләргә кермәскә, бары тик кадәрнең бер кино сценариясе кебек булмаганлыгын аңлатылыр (кеше робот түгелдер, ихтыяр иреге бардыр) ихтыяр иреге гыйльме-хәлдән өйрәнеләчәк.

Уникенче дәрес

Тема: Ризык нәрсә ул?

Метод: Дөньяда һичбер фабриканың кечкенә бер җиләк эшләп чыгара алмаган заманабызда, бал кортларының да иң шифалы булган балны (камера кулланылган хәлдә) ничек ясаганы әле дә беленми. Һәр нәрсәне җанлылар өчен яратучы Аллаһының галәмнәрне ризыкландыручы булуы белән аңлата ала.

Унөченче дәрес

Тема: Иманның саклануы шартлары?

Метод: Аллаһыдан куркуны, әгәр без гөнаһ эшләсәк, Аллаһы Тәгалә безне сөймәс һәм җәннәтенә куймас, дип аңлатылачак.

«Балалар җаваплы булмавыннан каләм алып куелган». Гомумән, татарчада курку кәлимәсе бер генә булуыннан караңгылыктан, биеклектән, ерткыч хайваннардан барысына да кулланыла. Коръәни-Кәримдә исә өчәү (Хәвеф, Хашиять, Иттика) бар.

Ундүртенче дәрес

Тема: Иманны саклаучы кальгаләр ниләр? Кальгадә нәрсә бар? Дошман кем? Нәрсә эшләргә тели? Без нәрсә эшләргә тиеш?

Метод: Иманның бик кыйммәтле ахирәт хәзинәсе икәнлеге аңлатылган да, дөньяда һичбер әйбер акчасыз алына алмаган кебек, ахирәттә дә имансыз бер кемсәнең һичбер бүләк ала алмаячак икәнлеген охшаш итәргә мөмкин. Дошманның шайтан, нәфес һәм начар дуслар икән аңлату. Ул эшләргә теләгән булган эш, безнең иң кыйммәтле җәүһәрләребездән мәхрүм итү. Фарызлар, ваҗипләр һ.б. ул иң кыйммәтле барлыгыбызны саклаучы кальгаларгә охшатырга мөмкин. (Шулай ук иманны саклауга — өйнең берничә катлы ишекле булуы мисал итеп бирелергә мөмкин).

Унбишенче дәрес

Тема: Мәзһәб нәрсә ул? Хак (төп) мәзһәбләр ничәү?

Метод: Мәзһәб мөселманнарны җәннәткә алып баручы бер юл. Исламның бөек галимнәренең Аяте-Кәримә һәм Хәдисе Шәрифләрдән чыгарган хөкемнәрдер. Мәзһәб кә­лимәләр белән аңлатылган кебек, гади шәкелләр белән дә күрсәтергә мөмкин.

Хәнәфи Мәзһәбе (имамыбыз) Имам Әгъзам хәзрәтләре аңлатылачак.

фикъһе

Беренче дәрес

Тема: Ислам нәрсә ул? Исламның шартлары нәрсә ул? Кәлимәи-Шәһадәтнең ятлатылуы.

Метод: Исламның шарты ятлатылганда, өй мисалы кулланырга мөмкин.

Кәлимәи-шәһадәт һәм Исламның шартлары тулы хәлдә кабатланып, ятланып торырга тиеш. Бары тик Кәлимәи-шәһадәт китерүнең (әйтүнең) Исламга яшәү өчен башына җитәрлек булмавын, бер дәфтәрнең яткан хәлдә 5 бармак ачылган килеш өстендә тора алуын фәкать бер бармак өстендә исә тотуның авырлыгы (кыенлыгы) һәм төшүенең охшаш итеп күрсәтелүе мөмкин.

Икенче дәрес

Тема: Намазның фарызлары һәм әһәмиятен үзләштерү.

Метод: Группалап ка­батланып, дәрес эчендә ятлатылырга тиеш.

Кешенең яратылыш максаты.

Өченче дәрес

Тема: Тәһарәтнең өйрәтелүе. Тәһарәтне алынуы, кирәк булган гыйбадәтләрнең тәһарәтсез эшләнгәндәге гөнаһның аңлатылуы.

Тәһарәтнең фарызлары һәм боза торган нәрсәләрнең ятлатылуы.

Метод: Тәһарәт дәрес барышында гамәлдә кулланып өйрәтелергә тиеш. Гыйльме хәл, сорау-җавап хәлендә ка­батлануы. Тәһарәтсез Коръәни-Кәрим укуның гөнаһ булуын мисалларның арасына кушарга мөмкин, мисвәк турында аңлатылачак.

Дүртенче дәрес

Тема: Госел нәрсә ул? Госел кайчан һәм ничек алына? Фарызлары нәрсәләр?

Метод: Госелнең фарызлары кабат-кабат аңлатылып ир балаларга аңлаттырылсын, кыз балалардан башка.

Бишенче дәрес

Тема: Тәяммүм нәрсә ул? Кайчан алына? Фарызлары һәм боза торган нәрсәләр ниләр? Су булмаса, намаз булмый фикеренең дөрес түгел икәнлеге аңлатылачак.

Метод: Гамәлдә (тулы хәлдә һәм берәм-берәм) кабатлаттырырга.

Алтынчы дәрес

Тема: Нәҗасәттән тәһарәт, истинҗа ысулының аңла­тылуы.

Метод: Бәдрәфкә керү-чыгу әдәбе аңла­тылырга тиеш.

Җиденче дәрес

Тема: Гаурәт җирләрен ябу (каплау). Кыйблага юнәлү, вакыт, ният.

Метод: Намазның шартлары аңлатылыр. Кәгъбә рә­семе күрсәтелер. Торган урынының кыйбласы өйрәтелер. Өйләрнең кыйбласы өй эше итеп бирелер.

Сигезенче дәрес

Тема: Азан һәм камәтнең өйрәтелүе һәм азан догасының ятлануы.

Метод: Азан һәм камәт тулы хәлдә һәм берәм-бе­рәм кабатланыр. Азан уку ысулы (уңга-сулга борылу) күр­сәттерелер. Азанның мәгънәсен бирергә (аңлатырга) була, тәһарәтсез укыла алмаячак икәнлеге сөйләнер. Киләсе көн­нәрдә азан догасы укытылыр.

Тугызынчы дәрес

Тема: Намазның рөкеннәре аңлатылачак.

Метод: Рөкеннәр гамәлдә кулланып өйрәтелер. Укыты­ласы догалар төркемдә ятлатылыр.

Унынчы дәрес

Тема: Иртәнге намаз.

Метод: Башта укытучы тавышлы итеп 2 рәкагать сөннәт укыр һәм аннары шәкертләргә башкару рәвеше итеп, гамәлдә кулландырыр.

Унберенче дәрес

Тема: Өйлә намазы.

Метод: Өстәге ысул. Иң беренче бер кеше сөннәт, икенче кеше фарыз, өченче кеше соңгы сөннәтне укыйлар. Мөмкин кадәр төрле кешеләргә практика үткәрелер. Намазны боза торган нәрсәләр өйрәтелер.

Уникенче дәрес

Тема: Икенде намазы.

Метод: Бер кеше яки төркем хәлендә практика үткәрелер.

Унөченче дәрес

Тема: Ахшам намаз.

Метод: Берәм-берәм яки группалар хәлендә практика. Башта бүтән намазлардан аермалы буларак фарыз укылуына дикъкать иттерү.

Ундүртенче дәрес

Тема: Ястү һәм Витер намазы.

Метод: Практика. Вакыт темасына кермәскә.

Унбишенче дәрес

Тема: Җомга намазы.

Метод: Ир кешеләргә фарыз булуын аңлату.

Уналтынчы дәрес

Тема: Бәйрәм намазы аңлатылыр.

Метод: Практика үткәрелер. Каза намазлары ничек укылыр, башка намазлардан аермасы аңлатылыр.

Унҗиденче дәрес

Тема: Сәһү сәҗдәсе.

Метод: Гомуми бер гамәлдә үткәрелүе.

Унсигезенче дәрес

Тема: Ураза. Зәкят кыскача аңлатылыр.

Метод: Исламның шартлары кыскача аңлатылыр.

Әхлак һәм әдәп дәресе

Дәресләр

1. Коръәни-Кәрим укуның фазыйләте, әдәбе һәм хөрмәте.

2. Кешенең яратылыш максаты.

3. Яту-тору әдәбе һәм укыла торган догалар.

4. Бәдрәфкә керү-чыгу әдәбе һәм укыла торган догалар. Чисталыкның башлангычы, башланган җире — бәдрәф. Сөекле Пәйгамбәребез заманында эшсез калган табиб кыйссасы (вакыйгасы) аңлатылырга мөмкин.

5. Ашау-эчү әдәбе һәм аш догасы. Нигъмәтләргә хөрмәт.

6. Сәламләшүнең ысул һәм әһәмияте (ачыкта калган ашам­лык һәм эчемлекләрнең бозылуы һәм бөтен нигъмәтләрнең төрелгән булуы, апельсин, әстерхан чикләвеге һ.б.).

7. Кабер зиярәте һәм үлгәннәргә Коръәни-Кәрим (Ясин) укуның файдалары.

8. Тәүбә һәм истигъфар.

9. Гамәлдәге 4 төп мәзһәбнең аңлатылуы.

10. Ялган сөйләү һәм начар сүз сөйләүнең матди, рухи зарарлары.

11. Олыларга (бөекләргә) хөрмәт, кечкенәләргә (нәни­ләргә) мәхәббәт һәм дуслык.

12. Әти-әни һәм күрше хаклары.

13. Намазның әһәмияте һәм матди, рухи файдалары. (Балыкның йөзүе, кошның очуы, мөселманның исә намаз кылуы).

14. Хәрәм, Хәләл — нәрсә ул? Кеше һәм җәмгыять карашыннан дуңгыз ите, наркотик, аракы, тәмәке һ.б. хәрәмнәрнең начарлыгы.

15. Дин бөекләренә хөрмәт.

16. Кадер кичәсе һәм башка кичәләр.

17. Сөекле Пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәүнең дине­бездәге әһәмияте.

18. Җәннәт һәм Җәһәннәм.

Лагерьда масса-күләм чаралар программасы мисалы

1. Танышу чарасы. Лагерьны ачу тантанасы.

2. Спорт уеннары (футбол, пионербол, волейбол). Күнел­ле бәйгеләр коллекциясе.

3. Станция уены. Интеллектуаль аукцион.

4. Мәчеттә җомга. «Хыялымдагы мәчет» бәйгесе.

5. Нәрсә? Кайда? Кайчан? — интеллектуаль уен.

6. Сабантуй.

7. Спорт уеннары «Безнең уен».

8. Бассейнга бару.

9. «Хәзинә» уеннары.

10. Коръән уку, азан, вәгазь бәйгеләре.

11. Мәчеттә җомга. Ярминкә. Саубуллашу кичәсе.

12. Лагерьне ябу тантанасы.

Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзарәте мөхтәсибәтенең балалар һәм яшүсмерләр өчен тәрбия-сәламәтләндерү җәйләве

Юллама-анкета

Килү көне «____» __________,10.00 сәгатьтә.

Ябылу көне «____» __________, 10.00 сәгатьтә.

Лагерьга килүче балаларның яше ___дән ___ яшькә кадәр.

1. Ф.И.Ә.И. _______________________________________

2. Өй адресы _______________________________________

3. Телефон ________________________________________

4. Туган елы, ае һәм көне ___________________________

5. Ата-ананың эш урыны һәм телефоны_____________________________________________________________________

6. Лагерь администрациясенең таләпләре:

– көн тәртибе белән танышырга;

– бинаның мал-мөлкәтләрен бозмаска;

– мөгаллимнәрнең һәм тәрбиячеләрнең сүзләрен тың­ларга;

– кыйммәтле әйберләр (кесә телефоны, плеерлар һ.б.) алып килмәскә;

– камырлы ризыклар, газландырылган сулар, җиләк-җимеш һәм яшелчә алып килмәскә.

7. Лагерьда кирәкле әйберләр:

– шәхси гигиена кирәк-яраклары (теш пастасы, тарак, сөлге, сабын һ.б.);

– спорт киеме;

– мед. белешмәсе (педиатрдан+дерматовенерологтан, санэпидемстанциядан инфекцияле авырулар белән контактта булмавы хакында, мед.полис, страховой полис, туу турында таныклыкның копиясе яки паспорт копиясе);

– эчке аяк киеме (тапочка);

– урын-җир кирәк-яраклары (мендәр һәм юрган тышы, җәймә);

– язу әсбаплары.

Путевканың бәясе _________ сум (лагерьга килгәч түләнә).

Югарыдагы таләпләр белән таныштым һәм риза …………

ата-ана имзасы

Лагерь администрациясе җитәкчесе ________________

Балалар һәм яшүсмерләр өчен тәрбия-сәламәтләндерү җәйләвенең көн тәртибе мисалы

2.50 –3.00 Иртәнге намаз

8.00–8.15 Йокыдан тору

8.15–8.45 Юыну һәм иртәнге гимнастика

8.45–9.00 Иртәнге аш

9.00–11.50 Дәресләр

12.00–12.40 Көндезге аш

12.40–13.00 Өйлә намазына әзерләнү

13.00–13.20 Өйлә намазы

13.20–13.30 Вәгазь

13.30–15.30 Көндезге ял

15.30–15.50 Көндезге чәй

15.50–18.00 Спорт уеннары

18.00–18.20 Икенде намазына әзерләнү

18.20–18.40 Икенде намазы

18.40–19.00 Кичке аш

19.00–20.40 Мәдәни чаралар

20.40–21.00 Ахшам намазына әзерләнү

21.00–21.20 Ахшам намазы

21.20–22.00 Кичке дәрес

22.00–22.20 Кичке чәй

22.20–22.30 Ястү намазына әзерләнү

22.20–22.30 Ястү намазы

22.30 Йокы

Тәкъдим ителү әдәбият

1. Җәлил хәзрәт дәресләре. Казан, 2006. — 186 б.

2. Йәгез балалар, гарәп хәрефләрен дөрес әйтик. Казан: РИЦ школа, 2008.

3. Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы, 1997.

4. Камил Вәлиулла. «Ислам тәрбиясе» Иман нәшрияты. Казан, 2008.

5. Коръән китабы.

6. Бәхетлеләрнең серләре. М. Шәрәфетдин. Казан, 2007.

7. Иманлы бала. Җ. Фазлыев. Казан: Идел-пресс, 2008.

8. Ә.Максуди. Мөгаллим сәни. Казан, 2004.

15. Ә.Максуди. Гыйбадәте исламия. Казан, 2010.

16. Фазлыева Гөлфәния. Әдәп орлыклары. Казан, 2010. — 72 б.

17. Әхлак дәресләре (Ислам мәдәнияте нигезләре дәресләре өчен ярдәмлек). Казан, 2010. — 128 б.

18. Әхмәтҗанова Р. К. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга дини гыйлем һәм әхлак тәрбиясе. Казан, 2010. — 73 б.

19. Кәбирова Раушания. Әхлак һәм гыйлем. Казан, 2010. — 24 б.

ТИПОВОЕ ПОЛОЖЕНИЕ О ДЕТСКОМ ОЗДОРОВИТЕЛЬНОМ ЛАГЕРЕ

(Утверждено Министерством здравоохранения и социального развития РФ, письмо №18-2/10/1-2188 от 15.04.2011)

I. Общие положения

1. Настоящее Типовое положение регулирует деятельность детских оздоровительных лагерей (далее — лагерей).

2. Лагерь является организацией отдыха и оздоровления детей.

3. Лагерь в своей деятельности руководствуется федеральными законами, указами и распоряжениями Президента Российской Федерации, постановлениями и распоряжениями Правительства Российской Федерации, законами и нормативными правовыми актами субъектов Российской Федерации, муниципальными правовыми актами, настоящим Типовым положением, решениями учредителей лагеря и своим уставом.

4. Основными целями деятельности лагеря являются обеспечение развития, отдыха и оздоровления детей в возрасте от 6 и до достижения ими 18 лет.

5. Основными задачами лагеря являются:

- организация содержательного досуга детей;

- сохранение и укрепление здоровья детей;

- создание необходимых условий для личностного, творческого, духовно-нравственного развития детей, для занятий детей физической культурой и спортом, туризмом, расширения и углубления знаний об окружающем мире и природе, развития творческих способностей детей, организации общественно полезного труда, формирования и развития позитивной мотивации здорового образа жизни;

- организация условий размещения детей, обеспечение их полноценным питанием и достаточным количеством питьевой воды;

- воспитание и адаптация детей к жизни в обществе, привитие навыков самоуправления, чувства коллективизма и патриотизма;

- формирование у детей общечеловеческой культуры и ценностей;

- привлечение детей к туристской, краеведческой, физкультурно-спортивной и военно-патриотической и иной другой деятельности.

6. Содержание, формы и методы работы лагеря определяются с учетом интересов детей.

7. С учетом пожеланий детей и их родителей (представителей) в лагере могут быть организованы профильные смены, отряды, группы, объединения детей (далее — отряды), в том числе разновозрастные, специализирующиеся в спортивно-оздоровительном, оборонно-спортивном, туристическом, трудовом, эколого-биологическом, техническом, краеведческом и любом другом направлении деятельности.

8. В лагере создаются условия для организации воспитательного процесса, реализации дополнительных образовательных услуг.

9. В зависимости от размещения лагерь может быть загородным, либо находиться в пределах границ населенного пункта.

10. Лагерь может быть организован на стационарной базе и с использованием палаток.

11. Лагерь может быть организован с круглосуточным либо дневным пребыванием детей.

12. При формировании лагеря обеспечиваются условия жизнедеятельности детей, включая организацию размещения, питания, медицинского обеспечения, проживания и др.

13. Управление лагерем строится на принципах, обеспечивающих государственно-общественный характер управления.

14. В лагере не допускаются создание и деятельность организационных структур политических партий, общественно-политических и религиозных движений и организаций.

II. Организация деятельности лагеря

15. Лагерь создается, реорганизуется и ликвидируется в порядке, установленном законодательством Российской Федерации.

16. Учредителями лагеря могут быть Российская Федерация, субъекты Российской Федерации, муниципальные образования, а также индивидуальные предприниматели и юридические лица (далее — учредители).

17. Наименование лагеря устанавливается при его создании и изменяется в соответствии с законодательством Российской Федерации.

18. Лагерь является юридическим лицом.

19. Права юридического лица в части ведения уставной финансово- хозяйственной деятельности возникают у лагеря с момента его регистрации.

20. Лагерь самостоятельно осуществляет финансово-хозяйственную деятельность, может иметь самостоятельный баланс и лицевой счет (счет), открытый в установленном порядке, печать установленного образца, штамп и бланки со своим наименованием.

21. Содержание, формы, методы, режим работы лагеря, включая длительность пребывания в нем детей, а также порядок и условия пребывания в лагере детей, включая условия оплаты, определяются уставом лагеря.

22. Организация питания детей в лагере возлагается на лагерь.

23. Организация оказания медицинской помощи детям в лагере возлагается на лагерь.

Право на ведение медицинской деятельности возникает у лагеря с момента получения им лицензии на медицинскую деятельность, включая работы (услуги) по специальности «педиатрия» либо при наличии договора о медицинском обслуживании детей, заключенного с медицинской организацией, имеющей указанную лицензию на медицинскую деятельность.

Лагерем обеспечивается предоставление помещений с соответствующими условиями для работы медицинских работников, а также осуществление контроля их работы в целях охраны и укрепления здоровья детей в лагере.

24. Непосредственное руководство лагерем осуществляет директор лагеря.

25. Прием на работу директора лагеря осуществляется в порядке, определяемом уставом, и в соответствии с законодательством Российской Федерации.

26. Порядок замещения должности директора лагеря устанавливается уставом лагеря в соответствии с законодательством Российской Федерации.

27. Права и обязанности директора лагеря определяются в установленном порядке нормативными правовыми актами Российской Федерации, субъектов Российской Федерации, Уставом лагеря и решением учредителя.

28. Директор лагеря:

действует от имени лагеря, представляет его во всех учреждениях и организациях;

распоряжается имуществом лагеря в пределах прав, предоставленных ему уставом;

несет в установленном законодательством Российской Федерации порядке ответственность за деятельность лагеря, включая невыполнение функций, определенных уставом лагеря, жизнь, здоровье детей и работников лагеря во время нахождения в лагере, нарушение прав, свобод детей и работников лагеря; соответствие форм, методов и средств организации воспитательного процесса возрасту, интересам и потребностям детей.

планирует, организует и контролирует деятельность лагеря, отвечает за качество и эффективность его работы;

несет ответственность за жизнь и здоровье детей и работников во время нахождения в лагере, соблюдение норм охраны груда и техники безопасности;

обеспечивает предоставление родителям (законным представителям) и детям полную и своевременную информацию об их обязанностях, правах, условиях пребывания детей в лагере и о предоставляемых детям услугах; к детям должно проявляться уважительное и гуманное отношение со стороны работников учреждений.

III. Комплектование лагеря

29. Порядок комплектования лагеря определяется учредителем в соответствии с законодательством Российской Федерации и субъектов Российской Федерации и закрепляется в уставе.

30. В лагерь принимаются дети в возрасте от 6 и до достижения ими 18 лет при наличии медицинских документов о состоянии здоровья детей, а также сведений об отсутствии контактов с инфекционными заболеваниями.

31. В лагеря не могут быть приняты дети с некоторыми отклонениями в состоянии здоровья и бактерионосители инфекционных заболеваний, включенные в общие медицинские противопоказания к направлению детей в оздоровительные учреждения.

32. В лагере создаются отряды детей с учетом возраста, интересов детей, а также ограничения жизнедеятельности детей (в том числе детей- инвалидов).

33. Количество отрядов в лагере определяется учредителем исходя из их предельной наполняемости.

34. В отрядах загородных оздоровительных лагерей предельная наполняемость составляет:

от 6 до 9 лет — не более 25 детей,

от 10 до 14 лет — не более 30 детей,

от 15 до 18 лет — не более 25 человек (рекомендована отдельная смена).

35. В лагерях с дневным пребыванием детей предельная наполняемость составляет:

для обучающихся 1 — 4 классов — не более 25 детей,

для остальных школьников — не более 30 детей.

36. Предельная наполняемость лагеря палаточного типа 10-15 детей в каждом отряде.

37. Продолжительность смен определяется Уставом лагеря.

IV. Имущество и средства лагеря

38. За лагерем в целях обеспечения отдыха и оздоровления детей в соответствии с уставом учредитель в установленном порядке закрепляет объекты права собственности (здания, сооружения, имущество, оборудование, а также другое необходимое имущество потребительского, социального, культурного и иного назначения).

39. Лагерь владеет, пользуется и распоряжается закрепленным за ним имуществом в соответствии с его назначением, уставом и законодательством Российской Федерации.

40. Земельные участки закрепляются за государственными и муниципальными лагерями в порядке, установленном законодательством Российской Федерации.

41. Лагерь несет ответственность перед учредителем за сохранность и эффективное использование закрепленного за ним имущества.

42. Финансовое обеспечение деятельности лагеря осуществляется в соответствии с законодательством Российской Федерации.

43. Для обеспечения необходимых условий отдыха и оздоровления детей в лагере должны соблюдаться следующие основные условия:

наличие и состояние документации, в соответствии с которой работает лагерь, в том числе акт приемки лагеря межведомственной комиссией;

условия размещения лагеря;

укомплектованность лагеря необходимыми специалистами и уровень их квалификации;

техническое оснащение лагеря (оборудование, приборы, аппаратура, спортивное и туристское снаряжение, транспорт и т.д.);

наличие системы внутреннего контроля качества предоставляемых услуг.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


+ два = 8

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles