МӘЧЕТЛӘР КАРШЫНДАГЫ ӨЧЬЕЛЛЫК КУРСЛАР ӨЧЕН УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ

Үзәкләшкән дини оешма —

Татарстан Җөмһүрияте

Мөселманнарының Диния нәзарәте

 

 

 

 

 

«Тәсдыйклыйм»

ҮДО – ТҖМДН рәисе, мөфти

Илдус хәзрәт Фәиз

_______________________

“____”___________2012 ел

 

 

 

 

 

 

МӘЧЕТЛӘР КАРШЫНДАГЫ

 ӨЧЬЕЛЛЫК КУРСЛАР ӨЧЕН УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ

 

 

Программа ТҖМДНның уку-укыту бүлеге тарафыннан әзерләнде.

 

 

 

 

 

ТҖМДН голәмәләр шурасы

хуплавы белән нәшер ителә.

 

Төзүчесе: Вәлиулла хәзрәт Якупов

 

Программаны әзерләде: Айдар хәзрәт Карибуллин

 

 

 

 

 

Эчтәлеге

 TOC \o «1-3″ \h \z \u КЕРЕШ СҮЗ. PAGEREF _Toc318099367 \h 2 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300360037000000

УКЫТУ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА.. PAGEREF _Toc318099368 \h 3 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300360038000000

Уку планы.. PAGEREF _Toc318099369 \h 5 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300360039000000

Предметлар. PAGEREF _Toc318099370 \h 6 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300370030000000

1.      Исламда әдәп-әхлак.. PAGEREF _Toc318099371 \h 6 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300370031000000

Беренче сыйныф (20 сәг.). PAGEREF _Toc318099372 \h 6 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300370032000000

Икенче сыйныф (20 сәг.). PAGEREF _Toc318099373 \h 7 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300370033000000

Өченче сыйныф (20 сәг.). PAGEREF _Toc318099374 \h 8 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300370034000000

2.      Гакыйдә. PAGEREF _Toc318099375 \h 9 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300370035000000

Беренче сыйныф (32 сәг.). PAGEREF _Toc318099376 \h 9 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300370036000000

Икенче сыйныф (20 сәг.). PAGEREF _Toc318099377 \h 10 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300370037000000

Өченче сыйныф (20 сәг.). PAGEREF _Toc318099378 \h 11 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300370038000000

3.      Тәҗвид. PAGEREF _Toc318099379 \h 13 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300370039000000

Беренче сыйныф (34 сәг.). PAGEREF _Toc318099380 \h 13 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300380030000000

4. Фикъһе. PAGEREF _Toc318099381 \h 16 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300380031000000

Беренче сыйныф (34 сәг.). PAGEREF _Toc318099382 \h 16 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300380032000000

Икенче сыйныф (34 сәг.). PAGEREF _Toc318099383 \h 18 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300380033000000

Өченче сыйныф (34 сәг.). PAGEREF _Toc318099384 \h 20 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300380034000000

5. Коръән.. PAGEREF _Toc318099385 \h 22 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300380035000000

Беренче сыйныф (34 сәг.). PAGEREF _Toc318099386 \h 22 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300380036000000

Икенче сыйныф (34 сәг.). PAGEREF _Toc318099387 \h 24 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300380037000000

Өченче сыйныф (34 сәг.). PAGEREF _Toc318099388 \h 26 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300380038000000

6. Сира. Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа (с.г.с)нең тормышы.. PAGEREF _Toc318099389 \h 28 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300380039000000

Беренче сыйныф (12 сәг.). PAGEREF _Toc318099390 \h 28 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300390030000000

Икенче сыйныф (24 сәг.). PAGEREF _Toc318099391 \h 29 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300390031000000

Өченче сыйныф (28 сәг.). PAGEREF _Toc318099392 \h 30 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300390032000000

7. Гарәп теле. PAGEREF _Toc318099393 \h 31 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300390033000000

Икенче сыйныф (34 сәг.). PAGEREF _Toc318099394 \h 31 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300390034000000

Өченче сыйныф (34 сәг.). PAGEREF _Toc318099395 \h 32 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300390035000000

Методик киңәшләр. PAGEREF _Toc318099396 \h 33 08D0C9EA79F9BACE118C8200AA004BA90B02000000080000000E0000005F0054006F0063003300310038003000390039003300390036000000

 


 

КЕРЕШ СҮЗ

 

Шәригать гыйлеме алу – һәр мөселманга фарыз. Пәйгамбәребез (с.г.в) үзенең бер хәдисендә: “Бу дөнья ләгънәт кылынган һәм дөньяда булган һәр нәрсә ләгънәт кылынган, өч нәрсәдән кала. Беренчесе: Аллаһны зикер кылу, аннан гыйлем алу һәм гыйлем бирү”, ди.

Һәр мөселманның тормышы гыйлем алу һәм аны җәмгыятьтә дөрес, файдалы итеп куллана белүдән гыйбарәт булырга тиеш. Шул вакытта дөнья вә ахирәттә дәрәҗәләрегез күтәрелер һәм аның әҗере кыямәткә кадәр барыр. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Араларыгыздан Аллаһ иманлы вә гыйлем әһелләренең дәрәҗәсен күтәрер”. Шулай ук “Кеше үлгәч, бөтен гамәле киселер, өч гамәлдән кала, диде рәсүлебез.»Беренчесе – сәдака, икенчесе – үзеннән соң файдалы гыйлем калдырса һәм шул гыйлем белән башкалар файдаланса, өченчесе – хәер-дога кылучы бала калдырса”. Кеше файдалы гыйлем калдырса, һәм башкалар файдаланса, бу мәрхүм кешегә дә, савабы ирешеп тора. Һәм соңысы – хәер дога кылучы бала калдырса! Әгәр дә без хәерле балалар калдырсак, һәм алар безнең өчен дога кылып, истигъфар сораса, иншааллаһ безнең хәлләр җиңеләер.

Дөреслектә гыйлем ул – нур вә һидәять, ә наданлык – караңгылык һәм адашу! Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә рәсүленә иңдерелгән гыйлемне йөрәнү бигрәк тә мөһим. Чөнки пәйгамбәребез әйткән: “Хакыйкатьтә галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары. Алар мирас итеп акча калдырмадылар, ә алар мирас итеп гыйлем калдырдылар. Ә кем инде шул мирасны алды ул зур бәхеткә иреште”.

ҮДО – ТҖМДН рәисе,

Мөфти

Илдус хәзрәт Фәйзов

 

 

 

УКЫТУ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА

Әлеге программаның максаты һәм бурычы – мәчетләр каршындагы башлангыч белем бирү курсларында Ислам диненең нигезләрен сыйфатлы рәвештә укыту. Кешеләрнең Исламның кушканнарын кабул итеп, мөселман булып формалашуында бу курсларның әһәмияте бик зур. Курсларның эшчәнлеген тиешле рәвештә оештыру Ислам динен ата-бабаларыбыз алып барган рәвештә дәвам итү эшенә зур өлеш кертү булыр иде. Шуның өчен бу курсларны тиешле уку программалары һәм кирәкле укытучылар белән тәэмин итү сорала. Кызганычка каршы, мәчетләр һәм мәдрәсәләр өчен билгеле бер тәртипкә салынган, барсысына бер уку-укыту программалары әлегәчә юк иде әле. Нәшер ителгән берьеллык һәм өчьеллык укыту программалары  бу мәсьәләне кардиналь рәвештә тәртипкә салыр дип өметләнеп калабыз.

Өчьеллык уку-укыту программасы бер еллык программаның дәвамы буларак чыга. Берьеллык программадагы булган алты бүлек калды, алар берьеллык программага карата темалар белән тулыландылар һәм киңәйтелделәр. Аларның сәгатьләр саны да артты. Өчьеллык программаның тагын бер аермасы: гарәп теле бүлеге кертелде. Ул икенче һәм өченче сыйныфларда керә башлый, чөнки беренче сыйныфта укучылар интенсив рәвештә тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнәләр. Сира дәресенә килгәндә, беренче елны ул пәйгәмбәребезнең тормышы буларак бара. Икенче елны ул шул ук рәвештә ислам тарихына күчә. Өченче елда татар халкында ислам дине гасырлар дәвамында нинди урынны алып торганы күрсәтелә һәм күренекле татар галимнәре белән таныштырыла. Әлеге предметны эзлекле укытуның максаты, тарихны өзмичә, укучылар тарафыннан үзләштерү. Әлеге фән бик мөһим, чөнки татар халкы ислам үсешенә сизелерлек йогынты ясаган һәм андый мирасны өйрәнмәү зур югалту булыр.

Әлеге уку-укыту программасы 7 предметтан гыйбарәт, барлыгы 504 сәгать тәшкил итә. Курсларда укыту программасына түбәндәге фәннәр кертелә:

1.                Исламда әдәп-әхлак.

2.                Гакыйдә.

3.                Тәҗвид.

4.                Фикъһе.

5.                Коръән. Коръән аятьләренең тәфсире белән танышу.

6.                Сира. Дүрт хәлифә турында кыскача мәгълүмат. Болгар бабаларыбызның ислам динен кабул итүе. Ислам тарихы, цивилизациясе. Татар халкы тарихында исламның урыны. Татар зыялылары.

7.                Гарәп теле.

 


Уку планы

3 еллык

Елына 28 атна, атнасына 6 сәгать исәбеннән

 

Укыту фәннәре

Уку елы (сыйныфлар)

1

2

3

Барлы

гы

Еллык сәгатьләр саны

1. Әдәп-әхлак.

20

20

20

60

2.  Гакыйдә.

34

20

20

74

3. Тәҗвид.

34

34

4. Фикъһе.

34

34

34

102

5. Коръән.

34

34

34

102

6.Сира.

12

24

28

64

7. Гарәп теленең башлангыч курсы.

36

34

70

Барлыгы

168

168

168

504


 

Предметлар

1.    Исламда әдәп-әхлак

 

Беренче сыйныф (20 сәг.)

 

1.            Кереш дәрес. Әдәп-әхлаклы булуның бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхеткә ирешү.

2.            Әдәп-әхлак төшенчәсе һәм аның ислам динендә тоткан урыны.

3.            Әдәпнең мөселман өчен әһәмияте.

4.            Аллаһ Тәгаләгә карата мөнәсәбәт.

5.            Әдәпле булуда Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.нең үрнәге.

6.            Диндә үрнәк булу. “Мөселман мөселманның көзгесе”. Ихласлык. Тәкъвалык.

7.            Белем алу әдәбе. Укытучы сайлау әдәбе. Китап уку әдәбе.

8.            Коръән уку әдәбе.

9.            Намаз уку әдәбе. Ураза тоту әдәбе. Садака әдәбе. Рия һәм аның төрләре.

10.       Мәчет әдәбе. Җомга көне әдәбе.

11.       Кешенең үз-үзенә карата мөнәсәбәте.

12.       Ата-анага, туганнарга, дин кардәшләргә карата мөнәсәбәт.

 


Икенче сыйныф (20 сәг.)

 

1.            Кереш дәрес. Ватан һәм милләтебезгә карата вазыйфаларыбыз.

2.            Күркәм холыклар:

-                Тугрылык;

-                Тырышлык;

-                Юмартлык;

-                Мәрхәмәтлек;

-                Тыйнаклык;

-                Дуслык;

-                Сабырлык;

-                Шөкер итү;

-                Олыларны хөрмәт итү;

-                Хаклык һәм гаделлек;

-                Әманәт;

-                Сүздә тору;

-                Ихласлык;

-                Гафу итү.

 

3.            Ямьсез холыклар:

-                Ялган;

-                Гайбәт һәм яманлау;

-                Урлашу;

-                Кеше үтерү;

-                Аракы, хәмер эчү;

-                Зина кылу;

-                Тәкәбберлек;

-                Исраф;

-                Көнчелек.

 

4.            Өйләнү, гаилә һәм ислам әдәбе.

5.            Ир белән хатын-кыз мөнәсәбәте. Ирнең хаклары һәм вазифалары. Хатынның хаклары һәм вазифалары. Кыз һәм кияү сайлау.

6.            Балаларга карата мөнәсәбәт.

7.            Күршеләргә карата мөнәсәбәт. Мөселман булмаган кешеләргә карата мөнәсәбәт. Җәмгыятькә карата мөнәсәбәт.

8.            Очрашу һәм сәлам бирү әдәбе. Сөйләшү әдәбе. Җыелыш әдәбе.

9.            Йортка керү әдәбе. Кунак әдәбе. Ашау әдәбе.

10.       Авыруны зиярат кылу әдәбе.

11.       Үлемне истә тоту. Тәүбә. Үз-үзеңә хисап кылу.

12.       Дога кылу һәм зикер әдәбе.

Өченче сыйныф (20 сәг.)

 

1.            Кереш дәрес. Узган материалны кабатлап искә алу. Хәләл белән хәрамны аеру.

2.            Мал кәсеп итү әдәбе. Тырышлык һәм ялкаулык. Хәерле гамәлләрдә ярышу. Тәвәккәллек.

3.            Юл йөрү әдәбе.

4.            Хаҗәт үтәү әдәбе.

5.            Кыюлык һәм куркаклык. Юашлык һәм горурлык.

6.            Мактау һәм мактану.

7.            Шаяру әдәбе.

8.            Көнчелек. Ачу килү. Тәнкыйть.

9.            Гайбәт, боһтан һәм сүз йөртү. Гафу үтенү һәм гафу итә белү.

10.       Саранлык һәм юмартлык. Исраф итү.

11.       Вакытның кадерен белү әдәбе.

12.       Аллаһ Тәгаләнең мәхлүкатларына карата мөнәсәбәт (хайваннарга, үсемлекләргә һ.б.).

13.       Диндә урталык.

 

 

Әдәбият:

1.       Әхлакый тәрбия дәресләре. – Казан: “Иман” нәшр., 2003. – 104 б.

2.       Әхлак дәресләре. – Казан, 2010. – 128 б.

3.       Фазлыев Җ. Иманлы бала. Тәрбия турында. – Казан: “Идел-пресс” басмаханәсе, 2003. – 144 бит.

4.       М. Түнтәри. Исламда хатыннарның хокукы.

5.       Ризаэтдин Фәхретдин. Шәкертлек әдәбе. – Казан: “Иман” нәшр., 2002. – 56 б.


 

2.    Гакыйдә

 

Беренче сыйныф (32 сәг.)

 

1.     Гакыйдә фәне нәрсәне өйрәнә. Гакыйдә фәненең бүтән фәннәрдән аермасы һәм мөһимлеге.

2.     Ислам һәм иман.

3.     “Лә иләһә иллә Аллаһү” кәлимәсенең тәрҗемәсе һәм мәгънәсе.

4.     “Мөхәммәдү расүлүллаһ” кәлимәсенең тәрҗемәсе һәм мәгънәсе.

5.     Иман һәм аның нигезләре.

6.     Аллаһка карата иман. Аллаһның барлыгына һәм берлегенә дәлилләр. Әбү Хәнифә дәлилен күрсәтергә.

7.     Аллаһның исемнәре һәм сыйфатлары.

8.     Фәрештәләргә ышану. Фәрештәләрнең сыйфатлары һәм бурычлары. Җеннәр.

9.     Пәйгамбәрләргә ышану. Пәйгамбәрләр турында мәгълүматлар.

10.                       Пәйгамбәрләр җибәрелүнең максаты. Аларның сыйфатлары.

11.                       Пәйгамбәрләрнең могҗизалары.

12.                       Мөхәммәд (с.г.с) пәйгәмбәрнең башка пәйгәмбәрләрдән аермасы. Аның кыскача биографиясе.

13.                       Китапларга ышану. Китаплар турында мәгълүматлар (нинди китаплар һәм нинди пәйгәмбәрләр аркылы иңгән?) Коръәннең үзенчәлеге.

14.                       Кыямәт көненә ышану. Кыямәт килүнең галәмәтләре. Кыямәт көне турында сөйләүче Коръәннән һәм пәйгәмбәребезнең сөннәтеннән аятьләр һәм хәдисләр.

 

 

Икенче сыйныф (20 сәг.)

 

1.     Алдагы елны үткән темаларны искә төшерү.

2.     Кыямәт көне турындагы теманы дәвам итү.

3.     Ахирәт.

4.     Кабер. Иманлы һәм имансыз кешенең кабердәге хәле. Сорау.

5.     Кыямәт көненең зур һәм кечкенә галәмәтләре.

6.     Масих Дәҗҗәл чыгуы.

7.     Гайсә (г.с)нең икенче килүе.

8.     Яҗүҗ һәм Мәҗүҗ кавемнәре чыгуы.

9.     Дабба чыгуы.

10.           Ай тотылу.

11.           Бөтен җир шарын төтен каплау.

12.           Кояшның көнбатыштан чыгуы.

13.           Ут барлыкка килү.

14.           Кабердән кубарылу. Хисап.

15.           Җәннәт. Җәннәт нигъмәтләре.

16.           Җәһәннәм. Җәһәннәм газаплары.

17.           Пәйгәмбәребезнең шәфәгате.

18.           Тәкъдир. Тәкъдирнең хикмәте. Тәкъдиргә ышануның файдасы. Кайбер кешеләрнең гөнаһ эштә тәкъдир белән аклануы. Һәр кеше өстендә бу дөньяда эшләгән гамәлләре өчен җаваплылык тоту.

 

 


Өченче сыйныф (20 сәг.)

 

1.     Кереш дәрес.

2.     Кешенең бу дөньяда яшәүнең максаты.

3.     Аллаһ Тәгаләгә буйсыну. Гыйбадәт.

4.     Савап һәм гөнаһ.

5.     Зур һәм кечкенә гөнаһләр.

6.     Гөнаһның җәзасын бетерүче сәбәпләр.

7.     Хәләл һәм хәрам.

8.     Көфер. Көферлеккә билгеләмә.

9.     Ширек.

10.           Мәзһәбләр. Әбү Хәнифә мәзһәбенең мәшһүр галимнәре (имам Әгъзам Әбү Хәнифә, Әбү Йосыф, Мөхәммәд, Зөфәр). Имам Матуриди.

11.           Диннәр. Христиан дине. Иудаизм. Буддизм.

12.           Сөннәт әһелләреннән аерылмау һәм фиркаларга иярмәү. Безнең региондагы фиркалар (Ваһһабчы – сәләфиләр, шигыйлар, тәхрирчеләр, тәблигчылар, нурсичылар һ.б.).

 

 

Әдәбият:

1.     Гакыйдә әһле сөннәт (иман шарты)./Китапны төзүче Илдус хәзрәт Фәйз. – Казан: “Болгар” мәчете, 2007. – 31 бит.  

2.     Әхмәдһади Максуди. Гыйбадәте Исламия. Казан, 2010.

3.     Әдһәм Габдулла. Имам Әгъзам Әбү Хәнифә. – Казан: “Иман” нәшр., 1999. – 32 б.

4.     Ислам гакыйдәсе (иман нигезләре)./Тулыландырылган һәм үзгәртелгән икенче басма. Төзүче: Камил Хәмзә улы Вәлиулла. – Казан: “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, 2002. – 192 бит.

5.     Мөхәммәт Әбү Зәһра. Әбү Хәнифә. – Казан: “Иман” нәшр.,2008. – 544 б.

6.     М. Кифаятуллаһ. Хәнәфи мәзһәбе буенча ислам тәгълимәте. Казан: “Иман” нәшр.,2005. – 40 б.

7.     Ягъкуб Вәлиулла. Тәүхид. Иман дәресләре. – Казан: “Иман” нәшр.,2000. – 32 б.

8.     Ягъкуб Вәлиулла. Рәсми булмаган Ислам Татарстанда: хәрәкәтләр, агымнар, секталар. – Казан: “Иман” нәшр.,2003. – 36 б.

 

Рус телендәге әдәбият:

1.     Адыгамов Р.К. Суннитское вероучение. – Казань: Иман, 2010. – 231 с.

2.     Имам Матуриди (сборник). – Казань: Иман, 2010. – 48 с.

3.     Шахрастани. Книга о религиях и сектах. Часть I/ Ислам / Пер., введ. и коммент. С.М. Прозорова. М.: Наука: ГРВЛ, 1984.

 


3.    Тәҗвид

Беренче сыйныф (34 сәг.)

 

1.       Гарәп теле турында кыскача төп мәгълүмат. Тәҗвид – Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре.

2.      Гарәп әлифбасы.

3.      Гарәп хәрефләренең исемнәре.

4.      Гарәп хәрефләре исемнәрен дөрес итеп әйтергә өйрәнү.

5.      Гарәп әлифбасын ятлау.

6.      Гарәп хәрефләрен язарга өйрәнү. Хәрефләр язылышының дүрт төрле шәкеле (формасы): аерым, сүз башында, сүз эчендә һәм сүз ахырында язылышы. Күнегүләр.

7.      Хәрәкәләр: фәтхә, кәсрә, даммә.

8.      Хәрәкәләр ярдәмендә гарәп хәрефләрен уку һәм язу рәвешләре. Күнегүләр.

9.     Сәкен. Хәрәкәле һәм сәкенле хәрефләрне язу һәм уку. Күнегүләр.

10.  Хәрәкәле һәм сәкенле хәрефләрне кушып сүзләр уку һәм язу. Күнегүләр.

11.  Охшаш хәрефләр.

12.  Калын һәм нечкә хәрефләр.

13.  Мәдле хәрефләр (әлиф, уау, йа).

14.  Тәшдид.

15.  Тәнвин.

16.  Тәнвинле тәшдид.

17.  Һәмзәнең язылу төрләре.

18.  “Тә” мәрбута.

19.  Калькалә хәрефләр.

20.  Сүзләрдә үзләре язылмасалар да укыла торган хәрефләр.

21.  Сүзләрдәге хәрәкәсез “йа” хәрефенең “әлиф” булып укылуы.

22.  Сүзләрдә “уау” хәрефенең “әлиф” булып укылуы.

23.  Сүзләрдә язылса да укылмый торган хәрефләр.

24.  Исемнәргә “билгелелек ләм”ен кертү.

25.  Изһар камәрия кагыйдәсе.

26.  Идгам шәмсия кагыйдәсе.

27.  Вакыф – тыныш.

28.  Мукаттагаһ хәрефләре.

29.  Сәкенле “нун” һәм тәнвин кагыйдәләре:

-       Изһар;

-       Икъләб;

-       Идгам би гуннәһ;

-       Идгам бигайри гуннәһ;

-       Ихфа мәгәл-гуннәһ.

30.  Мәдләрнең төрләре:

·     Мәд тәбигый;

·     Мәд муттасыйл;

·     Мәд мунфасыйл;

·     Мәд гарыз;

·     Мәд ләзем;

·     Мәд лин;

·     Мәд гыйуад;

·     Мәд сыйлә.

31.  Сәкенле мим кагыйдәсе.

-       Идгам мисләйн;

-       Идгам мүтәкарибәйн;

-       Идгам мүтәҗәнисәйн.

32.   “Ләм” хәрефе кагыйдәсе. Ләфзатуллаһ.

33.  “Ра” хәрефе кагыйдәсе.

34.  “Һә” хәрефе кагыйдәсе.

35.  Әлиф кагыйдәсе.

36.  Һәмзәтүл васыйл булган сүзләрне уку.

37.  Сәктә кагыйдәсе.

38.  Тәксир-тәнвин кагыйдәсе (тәнвинне кәсрәле итеп уку).

39.  Коръән укуны башлау һәм тәмамлау кагыйдәләре.

 

Әдәбият:

1.       Әхмәдһади Максуди. Мугаллим сәни. Казан, 2004.

2.       Вәлиуллин Камил. Гәрәпчә язу. 1 һәм 2 өлеше. – Казан: “Иман” нәшр., 1996. – 25 б.

3.       Коръән Кәрим.

4.       Камил Вәлиулла. Тәҗвид кагыйдәләре. – Казан: Мөхәммәдия мәдрәсәсе, 2008. – 48 б.

5.       Мөбарәк Җ. Тәҗвид кагыйдәләре. – Казан: “Иман” нәшр., 2005. – 32 б.

6.       Салихҗан Әл-Баруди. Фән Тәҗвид. – Казан, 1999.

7.       Саматов Габделхак хәзрәт. Гарәп хәрефләрен үзлегеңнән өйрәнү өчен кулланма. Казан: “Иман” нәшр., 2005. – 59 б.

 

4. Фикъһе

Беренче сыйныф (34 сәг.)

 

1.     Кереш дәрес. Фикъһе фәне нәрсәне өйрәнә? Гамәлләр, хөкемнәр һәм аларның төрләре (фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбах, мөстәкрәһ, мәкруһ, хәрам).

2.     Фикъһе нигезләре (чыганаклары): Коръән Кәрим, Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.нең Сөннәте, иҗмаг, кыяс.

3.     Мәзһәбләр. Имам Әгъзам Әбү Хәнифәнең тормыш юлы. Әбү Хәнифә мәзһәбенең безнең мохиткә туры килүе һәм бүтән мәзһәбләргә карата актуальлелеге. Хәнәфи мәзһәбенең мәшһүр галимнәре.

4.     Тәһарәтнең фарызлары һәм сөннәтләре.

5.     Тәһарәтнең мөстәхәбләре һәм мәкруһлары.

6.     Тәһарәтне боза торган гамәлләр.

7.     Тәһарәт нинди гамәлләр өчен кирәк.

8.     Читекләргә мәсех кылу.

9.    Җәбирә яки яра бәйләнгән җиргә мәсех кылу.

10.                       Госел алу һәм ул нинди гамәлләр өчен кирәк.

11.                       Госелнең фарызлары һәм сөннәтләре.

12.                       Тәяммум алу һәм аны рөхсәт итүче сәбәпләр.

13.                       Тәяммумның фарызлары һәм сөннәтләре.

14.                       Тәяммумның дөреслеген боза торган гамәлләр.

15.                       Нәҗес һәм аның төрләре.

16.                       Нәҗесләрдән пакьләү.

17.                       Хаҗәтне үтәү.

18.                       Пакьләнү.

19.                       Пакь сулар.

20.                       Кое.

21.                       Гаурәт.

22.                       Гозерле хатыннар.

23.                       Намаз.

24.                       Намаз кемгә фарыз.

25.                       Намазның вакытлары.

26.                       Кыйбла.

27.                       Ният.

28.                       Азан һәм азан шартлары.

29.                       Мөәззин шартлары.

30.                       Камәт.

31.                       Намазның зикерләре.

32.                       Ике рәкәгатьле намаз.

33.                       Дүрт рәкәгатьле намаз.

34.                       Витр-ваҗиб намаз.

35.                       Хатыннар намазы.

36.                       Тәсбих һәм дога.

37.                       Зәгыйфь кешенең намазы.

38.                       Намазның шартлары.

39.                       Намазның рөкеннәре.

40.                       Намазның ваҗиблары.

41.                       Намазның сөннәтләре.

42.                       Намазның мөстәхәбләре.

43.                       Намазның мәкруһлары.

44.                       Намазның мөфсидләре.

45.                       Намазда мөбах булган эшләр.

46.                       Намазның казасы.

Ел ахырында кыскача гына, телдән яки язма хәлдә алган белемне ныгытучы имтихан үткәрергә.


Икенче сыйныф (34 сәг.)

 

1.                Узган елгы темаларны искә төшереп үтү. Яңа темага кереш.

2.                Җәмәгать.

3.                Мөдрик һәм мәсбук.

4.                Мәсҗид һәм җамигъ.

5.                Сәҗдәи сәһү.

6.                Намазда саташу.

7.                Сәҗдәи тиләвәт.

8.                Мокыйм һәм мөсафир.

9.                Җомга намазы һәм аның шартлары.

10.           Җомганың сөннәтләре.

11.           Җомганың әдәпләре.

12.           Гает намазлары.

13.           Тәравих намазы.

14.           Җәназа намазы.

15.           Мәетне юу.

16.           Кәфенләү.

17.           Мәетне озату, кабер.

18.           Мәетнең туганнарын юату, каберләрне зиярат кылу һәм дога кылу.

19.           Нәфел намазлары.

20.           Ураза һәм аның шартлары.

21.           Уразаның фарызлары.

22.           Уразаның мөстәхәбләре һәм мәкруһлары.

23.           Уразаны боза һәм бозмый торган гамәлләр.

24.           Сөннәт һәм нәфел уразалары.

25.           Игътикяф.

26.           Игътикяфнең мәкруһлары һәм аны боза торган гамәлләр.

27.           Зәкят һәм ул кемнән чыгарылырга тиешле.

28.           Зәкят маллары. Зәкят малы кемгә бирелә.

29.           Нисаб.

30.           Гошер.

31.           Фитр.

32.           Фидия.

33.           Садака.

34.           Корбан.

35.           Хаҗ. Хаҗның гомрәдән аермасы һәм ул кемгә тиешле.

36.           Хаҗның шартлары һәм микат.

37.           Хаҗның фарызлары һәм ихрам.

38.           Хаҗның ваҗибләре.

39.           Хаҗның сөннәтләре.

40.           Хаҗ гамәлләре.

41.           Гомрәнең гамәлләре.

42.           Төрле догалар.

43.           Һиҗри айлар.

44.           Бәйрәм көн һәм кичәләр.

Ел ахырында кыскача гына, телдән яки язма хәлдә алган белемне ныгытучы имтихан үткәрергә.


Өченче сыйныф (34 сәг.)

 

1.                Кереш дәрес. Яңа тема: “Сәүдә”. Сәүдәнең рөкеннәре.

2.                Сәүдәнең шартлары.

3.                 Сәүдәнең төрләре.

4.                 Сәүдәнең тыелган төрләре.

5.                 Монополия, бәяне билгеләү, килешүне өзү, арадашлык.

6.                 Риба.

7.                 Җирне һәм уңышны сату.

8.                 Бәясен алдан түләп сатып алу һәм тауарны эшләтү.

9.                 Бурыч һәм аны кемгә күчерү.

10.            Аренда.

11.            Бүләкләр.

12.            Әманәткә биреп тору.

13.            Хәергә бирелгән мал-мөлкәт.

14.            Табылдык.

15.            Хәләл ризыклар.

16.            Хәрам ризыклар.

17.            Нәзер.

18.            Никах, аның хөкемнәре, шартлары, рөкеннәре.

19.            Вәли, мәһер, шаһидләр, һәм аларның шартлары.

20.            Тыелган никахлар.

21.            Никахлашырга тыелган туганнар.

22.            Сөт туганлыгы.

23.            Ярәшү, никахның барышы һәм никах мәҗлесе.

24.            Ир белән хатынның вазыйфалары һәм хаклары.

25.            Талак төшенчәсе һәм аның хөкеме.

26.            Талакның шартлары һәм төрләре.

27.            Гыйддә, аның төрләре һәм дәвере.

28.            Кешенең билгесез югалуы.

29.            Үги бала алу.

30.            Шәригать һәм гореф-гадәт.

31.            Имтихан уздыру.

 

Әдәбият:

1.     Әхмәдһади Максуди. Гыйбадәте исламия. – Казан, 2010.

2.     Габделхак Саматов. Шәригать (3 китапта). – Казан: Идел-Пресс, 2005.

3.     Мөхәммәд Гашыйк. Ислам шәригате. Һәркемгә ирешерлек фикх мәсьәләләре (әт-тәсһил әз-зарури ли мәсәил әл-Кудури)./2 кисәктә. – Казан: “Иман” нәшрияте, 2000 ел.

4.     Рисаләи Өстувани. Хәнәфи мәзһәбендә тәһәрәт вә намазга бәйләнешле мәсьәләләр. – Казан: “Иман” нәшр., 2002. – 64 б.

5.     Сөннәт буенча намаз уку рәвеше яки хәнәфи мәзһәбе буенча намаз уку тәртибен билгеләүче дөрес хәдисләр. – Казан: “Иман” нәшр., 2006. – 19 б.

6.     Җеназа китабы. Хәнәфи мәзһәбе буенча күмү тәртибе. – Казан: “Иман” нәшр., 2000. – 54 б.

7.     Фазлыев Җ. Имам һәм мәчет. – Казан: “Иман” нәшр., 2010. – 64 б.

8.     Рөстәм Батыр. Имам Әгъзам Әбү Хәнифә.

Рус телендәге әдәбият:

1.  Адыгамов Р. К. Основы мусульманского права. – Казань: “Иман”, 2011.

 


5. Коръән

 

Беренче сыйныф (34 сәг.)

 

Коръән Кәрим турында мәгълүмат:

1.                Коръән – Аллаһ Тәгаләнең китабы.

2.                Вәхи. Вәхинең төрләре һәм үзенчәлекләре.

3.                Коръән иңдерелүенең кыскача тарихы.

4.                Коръәннең үзенчәлекләре һәм өстенлекләре.

 

Зикерләр һәм догалар:

1.                 “Истигазәһ” һәм “Бәсмәләһ”.

2.                 Сәламләшү кәлимәләре.

3.                 Тәкбир, Тәхмид, Тәсбих.  

4.                 Иман кәлимәләре.

5.                 Тәһарәт, госел алдыннан һәм тәһарәт, госел алганнан соң укыла торган зикерләр һәм догалар.

6.                 Намаз алдыннан һәм намаздан соң укыла торган зикерләр һәм догалар (сәнә догасы, азан догасы)

7.                 Намазда укыла торган зикерләр (кыямда, рөкүгътә, сәҗдәдә, кагъдәдә һ.б.), догалар (“раббәнә әтинә”, кунут догасы, һ.б.), кыска сүрәләр, аятьләр.

8.                 “Тәсбих” догасы һәм “Сәҗдәи тиләвәт” догасы.

9.                 “Тәүбә – истигъфәр” догасы.

Коръәндәге сүрәләрне уку, ятлау һәм тәфсирләре белән танышу:

Сүрәләр:

1.     “Әл-Фатиха”.

2.     “Әл-Ихлас”.

3.     “Әл-Фәлак”.

4.     “Ән-Нәс”.

5.     “Әл-Мәсәд”.

6.     “Ән-Наср”.

7.     “Әл-Кәфирүн”.

8.     “Әл-Кәүсәр”.

9.     “Әл-Мәгүн”.

10.                       “Курайш”.

11.                       “Әл-Фил”.

12.                       “Әл-Һүмәзәһ”.

13.                       “Әл-Гаср”.


Икенче сыйныф (34 сәг.)

 

Коръән Кәрим турында мәгълүмат:

1.     Кереш дәрес уздырырга. Узган елны үткәнне искә төшереп үтәргә.

2.     Коръәннең җыелуы. Коръәнне бастыру тарихы. Казан басмасы.

3.     Коръәндә сүрәләрнең, аятьләрнең урнашу тәртибе.

4.     Коръән тәфсире. Коръәнгә тәфсир кылуның әдәбе һәм шартлары.

5.     Мәшһүр мөфәссирләр (тәфсир кылучылар) һәм алар язган тәфсир китапларының исемнәре.

6.     Коръәнгә карата вазифаларыбыз.

 

Зикерләр һәм догалар:

1.     Мәчеткә кергәндә һәм мәчеттән чыкканда укыла торган догалар.

2.     Рамазан аенда укыла торган зикерләр һәм догалар.

3.     Хаҗда һәм Корбан гаетендә укыла торган зикерләр һәм догалар.

4.     Йортка кергәндә һәм йорттан чыкканда укыла торган дога, сәфәр догасы.

5.     Еш кулланыла торган башка зикерләр һәм догалар (ашау алдыннан һәм ашаганнан соң, йокы алдыннан һәм йокыдан уянгач, бәдрәфкә кергәндә һәм чыкканда, төчкергәч һ.б.).

 

Коръәндәге сүрәләрне уку, ятлау һәм тәфсирләре белән танышу:

Сүрәләр:

1.     “Әт-Тәкәсүр”.

2.     “Әл-Каригаһ”.

3.     “Әл-Гадият”.

4.     “Әз-Зәлзәләһ”.

5.     “Әл-Бәййинәһ”.

6.     “Әл-Кадр”.

7.     “Әл-Гәлак”.

8.     “Әт-Тин”.

9.     “Әш-Шәрх”.

10.                       “Әд-Духа”.

11.                       “Әл-Ләйл”.

12.                       “Әш-Шәмс”.

13.                       “Әл-Бәләд”.

14.                       “Әл-Фәҗр”.

 

Коръән сүрәләреннән аятьләр уку һәм аларның тәфсирләре белән танышу:

1.     “Әл-Бәкара” сүрәсенең 163 – 167, 183 – 185, 284 – 286 аятьләре.

2.     “Ясин” сүрәсенең 1 – 83 аятләре.

3.     “Әл-Хәшр” сүрәсенең 20 – 24 аятьләре.

4.     “Әл-Фәтх” сүрәсенең 1 – 29 аятьләре.

5.     “Әл-Әхзаб” сүрәсе.

 

 


Өченче сыйныф (34 сәг.)

 

Зикерләр һәм догалар:

Зикерләр һәм догалар буенча узган елны үткәннәрне кабатларга.

 

Коръәндәге сүрәләрне уку, ятлау һәм тәфсирләре белән танышу:

Сүрәләр:

1.     “Әл-Гашияһ”.

2.     “Әл-Әглә”.

3.     “Әт-Тарик”.

4.     “Әл-Буруҗ”.

5.     “Әл-Иншикак”.

6.     “Әл-Мутаффифин”.

7.     “Әл-Инфитар”.

8.     “Әт-Тәквир”.

9.     “Гәбәсә”.

10.             “Ән-Нәзигать».


 

 

Коръән сүрәләреннән аятьләр уку һәм аларның тәфсирләре белән танышу:

1.      “Әр-Рәхман” сүрәсенең 1 – 78 аятьләре.

2.     “Әл-Мәидә” сүрәсенең 72 – 76 аятьләре.

3.     “Әл-Әнгам” сүрәсенең 29 – 63 аятьләре.

4.     “Әл-Фуркан” сүрәсенең 63 – 77 аятьләре.

5.     “Лукман” сүрәсенең 13 – 19 аятьләре.

6.     “Әл-Хүҗүрат” сүрәсенең 1 – 13 аятьләре.

7.     “Әл-Мүлк” сүрәсенең 1 – 30 аятьләре.

8.     “Ән-Нәбә” сүрәсенең 1 – 40 аятьләре.

 

 

Әдәбият:

4.       Коръән Кәрим.

5.       Коръән Кәрим китабы (тәфсире һәм укылышы белән). – Казан: “Иман” нәшр., 2009. – 1172 б.

6.       Догалык: тәсбихләр, хәмедләр, тәкбирләр, салаватлар, догалар. – Казан: “Иман” нәшр., 2007. – 352 б.

7.       Ягез бер дога. Һәфтияк шәриф./Өченче китап. Китапны төзүче Җ.Фазлыев – Казан: 2002. – 151 бит.

8.       Якупов В. М. Хаҗ һәм гомрә. Мәккә-Мәдинә буенча юл күрсәткече. Хаҗ догалары. – Казан: Иман, 2010. – 272 б.

 

Рус телендәге әдәбият:

1.       Суютый Д. Совершенство в коранических науках: учение о ниспослании Корана. – М.: ИД “Муравей”, 2001 г.


6. Сира. Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа (с.г.с)нең тормышы

Беренче сыйныф (12 сәг.)

 

1.     Сира фәне нәрсәне өйрәнә.

2.     Мөхәммәд (с.г.с.) килгәнче булган вазгыять.

3.     Мөхәммәднең (с.г.с.) нәселе.

4.     Мөхәммәднең (с.г.с.) тууы.

5.     Мөхәммәднең (с.г.с.) сөт анасы.

6.     Фәрештәләр Мөхәммәднең (с.г.с.) күкрәген ярулары.

7.     Мөхәммәднең (с.г.с.) әнисенең һәм әтисенең үлеме.

8.     Мөхәммәднең (с.г.с.) әтисенең абыйсында тәрбияләнүе.

9.     Мөхәммәднең (с.г.с.) Әш-Шамга сәфәре.

10.                       Мөхәммәднең (с.г.с.) сугышта катнашуы.

11.                       Мөхәммәднең (с.г.с.) өйләнүе.

12.                       Кәгъбәне төзекләндерү һәм кара таш вакыйгасы.

 


Икенче сыйныф (24 сәг.)

 

Пәйгәмбәрлек еллары:

1.     Кереш дәрес. Беренче вәхи.

2.     Беренче мөселманнар һәм яшерен дәгъват.

3.     Ачык дәгъват һәм мөселманнарны эзәрлекләү.

4.     Мөселманнарның Эфиопиягә хиҗрәт кылулары.

5.     Мөселманнарның куәтләнүе.

6.     Бойкот.

7.     Кайгы елы.

8.     Мөхәммәднең (с.г.с.) Таифкә сәфәре.

9.     Исра һәм миграҗ вакыйгасы.

10.                       Дәгъватның таралуы.

11.                       Ясриб әһелләренең Исламны кабул итүләре, бәйгать.

12.                       Хиҗрәт.

13.                       Хиҗрәттән соң Мәдинәдәге хәлләр.

14.                       Пәйгәмбәребез вакытында Ислам динен һәм дәүләтен басып алучылардан саклау сугышлары алып бару (Бәдр, Ухуд, Хандак, Му’тә, Хунәйн, Табук сугышлары). 

15.                       Әл-Худайбийя солыхы.

16.                       Патшаларга хат язу.

17.                       Мөхәммәднең (с.г.с.) гомрә кылуы.

18.                       Мәккәнең алынуы.

19.                       Әбү Бәкр хаҗы.

20.                       Делегацияләр елы.

21.                       Насаралар делегациясе.

22.                       Мөхәммәднең (с.г.с.) соңгы хаҗы.

23.                       Мөхәммәднең (с.г.с.) авыруы һәм үлеме.

24.                       Мөхәммәднең (с.г.с.) сыйфатлары.

25.                       Мөхәммәднең (с.г.с.) хатыннары һәм балалары.


Өченче сыйныф (28 сәг.)

 

Ислам тарихы һәм татар халкында исламның урыны:

1.  Узган елны үткән темаларны искә алу. Хәлифәләр чоры.

2.  Беренче хәлифә – Әбү Бәкр (р.а.г.).

3.  Икенче хәлифә – Гомәр (р.а.г.).

4.  Өченче хәлифә – Госман (р.а.г.).

5.  Дүртенче хәлифә – Гали (р.а.г.).

6.  Ислам диненең хәлифәт чорында таралуы.

7.  Хәлифәт таркалганнан соң Ислам диненең халәте.

8.  Ислам тарихы.

9.  Болгар бабаларыбызның исламны кабул итүләре.

10.  Алтын Урда вакытында Ислам дине.

11.  Казан ханлыгы.  Кол Шәриф.

12.  Татар зыялылары. Галимнәр һәм мәгърифәтчеләр.

13.  Безнең регионда ислам үсешенә зур өлеш керткән галимнәр, аларның тормыш юллары һәм әсәрләре (Ш. Мәрҗани, Г. Утыз-Имәни, З. Рәсүли, Г. Баруди,  һ.б.).

 

Әдәбият:

1.            Бикбулатов С. Дүрт хәлифә. – Казан, 2009. – 360 б.

2.            Бикбулатов С. Ислам тарихы. – Казан, “Иман” нәшр., 2008. – 81 б.

3.            Тугры хәлифәләр. – Казан, 1999. – 79 бит.

4.            Мөхәммәд пәйгәмбәрнең тормышы. – Казан: “Иман” нәшр., 1993. – 104 б.

5.            Алмаз Галимҗан Шәех улы Исламый. Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы (салләллаһу галәйһи вә сәлләм). – Казан: Россия Ислам университеты, 2000. – 82 бит.

6.            Саматов Габделхак. Милләтебездә ислам дине. – Казан: “Иман” нәшр., 1997. – 190 б.

 

Рус телендәге әдәбият:

1.            Р. М. Мухаметшин. Ислам и мусульманская культура в среднем Поволжье: история и современность. – Казань, “Фән”, 2006.

 


7. Гарәп теле

 

Икенче сыйныф (34 сәг.)

1.     Кереш дәрес. Гарәп телендә тәҗвид һәм әдәби тел кагыйдәләре буенча укуның уртаклыгы һәм аермалыклары.

2.     Исем, фигыль, һәм кисәкчә төшенчәләре.

3.     Сарф һәм нәхү фәннәре нәрсәләрне өйрәнә.

4.     Гарәп телендә сүзләрнең ясалыш тәртипләре. Сүз тамыры.

5.     Исем. Исемнәрнең билгелек һәм билгесезлек төрләре. Әлиф Ләм артикле. Текст уку һәм язма эшләр үткәрү. Сүзлек белән эшләргә өйрәнү.

6.     Сан категориясе. Гарәп телендә сүзләрнең саннар буенча төрләнү үзенчәлекләре: берлек, икелек һәм күплек саннар. Яңа сүзләр ятлау.

7.     Күплек сандагы исемнәрнең төзек һәм төзек булмаган төрләре.

8.     Практик эш эшләү. Текст уку.

9.     Затлар. Зат алмашлыклары.

10.         Исемнәрнең затлар буенча төрләнеше.

11.         Исемнәрнең җенес категориясе буенча төрләнеше: ир һәм хатын-кыз җенесләренә караган исемнәрнең ясалышы.

12.         Исемнәрнең  затлар, җенесләр һәм саннар буенча төрләнеше.

13.         Килеш категориясе. Исемнәрнең килешләр буенча төрләнеше.

14.         Кыска гына текстны тәрҗемә итәргә.


Өченче сыйныф (34 сәг.)

 

1.     Кереш дәрес. Кабатлау.

2.     Кисәкчәләр.

3.     Күрсәтү алмашлыклары.

4.     Нисби алмашлыклар.

5.     Фигыльләр һәм аларның төрләре.

6.     Үткән заман фигыле “Кәнә”. Текст уку.

7.     Хәзерге заман фигыле.

8.     Киләчәк заман фигыле.

9.     Боерык фигыль.

10.                     Фигыльләрнең затлар, җенесләр һәм саннар буенча төрләнеше.

11.                     Гарәп телендә җөмлә төзелеше тәртибе. Җөмлә төзүче кисәкләр.

12.                     Ия һәм хәбәр.

13.                     Исем җөмләсе.

14.                     Фигыль җөмләсе.

15.                     Практик эш формасында торган җир турында яки үзем турында бер инша әзерләргә.

 

Әдәбият:

1.     Әхмәд Һади Максуди. Әш-Шифәһиййә. Әл-Җүз Әл-Әүвәл. – Казань: литотипография Н.Н.Харитонова, 1910. – 152 б.

2.     Нуруллин Ф.С. Гарәп теле грамматикасы. – Казан: “Иман” нәшрияты, 1993. – 400 б.

 

Рус телендәге әдәбият:

1.     Мингалеев А.К. Шайхуллин Т.А. Грамматика арабского языка./Учеб. пособие. – Казань: “Иман”, 2001. – 71 стр.

2.     Словарь Арабско-Русский. Автор Х.К. Баранов.

 

 

 

 

 

Методик киңәшләр

 

Әлеге уку-укыту программасы 7 төп фәннән гыйбарәт. Аларны укыткан вакытта инновацион методик тәкъдим бирелә.

Әлеге уку-укыту программасы мәчетләр каршындагы өчьеллык курсларда укыту процессын яңа таләпләргә туры килгән инновацияле укыту өчен әзерләнгән. Укыту процессында шәхси-ориентирлашкан ысул кулланырга кирәк. Ул һәр укучының уңышларын һәм алга китешләрен күрсәтә ала. Бу ысул укучылар белән курсларда биргән белемне тиз һәм продуктив үзләштерергә, яңа информацион җәмгыять таләпләренә туры килгән шәхесне булдырырга, куелган проблемаларны күрергә һәм чишергә, төрле яклардан бәяләргә, алдына куелган максатларга ирешергә ярдәм итәр.

Укучы белем алу вакытында теләгән максатларына ирешү өчен укыту процессын ничек оештырырга?

Беренчедән, уку классларында уңайлы һәм җайлы атмосфера булдыру бик мөһим. Ул белем алучыга нәтиҗәле эшләргә һәм дәрес дәвамында аны кызыксындырган сорауларны мөгаллимгә җиткереп, аңа җавап алырга мөмкинлек бирә.

Остазга үзенең укучылары белән яхшы һәм җылы мөнәсәбәтләрдә булырга, алар белән уртак тел табу бик мөһим. Дәрес вакытында укучыларның яшен һәм белем үзләштерү сәләтен дә уйда тотып укытуны алып барырга  кирәк.

Теоретик белем белән тирә-як чынбарлыкның элемтәсен күрсәтергә тырышырга. Шулай ук укучылар белән дәрестә төрле иҗади эшләр уздырырга киңәш ителә, чөнки алай укучылар белемне җиңел үзләштерәләр. Дәрес вакытында укучыларга проблемалы сораулар тудырып, аларны җавап эзләүдә кызыксындырырга һәм үзләренә куелган сорауга җавап табарга ирек бирергә. Темаларга карап төркемле фикер алышулар уздырырга мөмкин.

 

 

Дәрес төзү:

3.      Мотивлаштыру (укучыларны проблемалы сорау, хикәя яки максат белән кызыксындыру).

4.      Тудырган сорауны чишер өчен киңәшләшү һәм фикерләшү.

5.      Укучылар белән берлектә максатларны билгеләү.

6.      Дөрес җавапка килер өчен төрле юллар эзләү.

7.      Укучылар белән мөстәкыйль эшләр үткәрү.

8.      Кабатлау процессы (алган белемнәрне системлаштыру, тәртипкә салу).

Остазларга дәресне алып барганда техника алга китешләре белән кулланырга кирәк (компьютер, видеопроектор, карточкалар, рольле уеннар һ.б.), мәсәлән, гәрәп хәрефләре өйрәнгәндә аудио-видео- дәресләр кулланырга; иман нигезләре дәресләрендә фән ачышлары белән кулланырга, расларга.

Балалар белән олыларны аерым төркемнәргә бүлергә, чөнки балалар белән олылар белемне төрлечә үзләштерәләр. Темаларны үтү вакытларын, укучыларның материалны үзләштерү сәләтенә карап бүлгәләргә кирәк. Мәсәлән, кайбер темага вакыт бик әз китә, ә кайбер темалар катлаулы була. Һәр предметның ахырында әдәбият тәкъдим ителә. Шушы әдәбияттан чыгып дәресләрне алып барырга тиешле.

Тәкъдим ителгән ысуллар тиешле дәрәҗәдә кулланылса, мәчетләр каршындагы курсларда укучы шәкертләрдә гыйлемгә карата кызыксындыру уятыр, алар белән тиз үзләштерелер һәм ислам дине турында гыйлемне таратуда ярдәм итәр дип өметләнеп калабыз.

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


девять − 3 =

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles