МӘЧЕТЛӘР КАРШЫНДАГЫ БЕРЬЕЛЛЫК КУРСЛАР ӨЧЕН УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ

Үзәкләшкән дини оешма — Татарстан Җөмһүрияте

Мөселманнарының Диния нәзарәте

                                                                                                                           «Тәсдыйклыйм»

ҮДО – ТҖМДН рәисе, мөфти

Илдус хәзрәт Фәйзов

_______________________

«_14_»_сентябрь_2011 ел

 

 

МӘЧЕТЛӘР КАРШЫНДАГЫ

 БЕРЬЕЛЛЫК КУРСЛАР

 ӨЧЕН УКЫТУ

ПРОГРАММАСЫ

 

 

 ТҖМДН нәшрияты

Казан 1432/2011

 

Аллаһ сүзен ирештерү

Күп гасырлар буена Аллаһы сүзен таратучы кешеләр гади халык алдында зур абруйга ия булганнар. Зур җаваплылык белән дингә, халыкка хезмәт күрсәткәннәр. Кылган гамәлләре өчен җаваплылыктан курыкмаганнар. Нинди җаваплылык турында сүз бара соң? Югыйсә алар хакимият белән дә бәйле түгел һәм әллә ни материаль чаралары да юк. Җаваплылыклары бары шуннан гыйбарәт ки, үзләренең яшәү рәвешләре, тормышлары, кылган гамәлләре белән җәмгыятьне, кешеләрнең шәхси тормышларын җайга салганнар, әхлакый принципларны ныгытканнар.

Хәзрәтләребез үзенә йөкләнгән миссияне үти алмаганда нишләргә? Әйтик, бүгенге көндә муллалар тарафына гаделсез тәнкыйтьне еш ишетергә була. Бер хәзрәтнең тормышыннан кимчелекле мисалны алалар да, шуның аркылы мөселман өммәтен күзалларга тырышалар. Ләкин бу тәнкыйть түгел, бу кешеләрнең Аллаһыга ышануын какшату, руханилыкның дәрәҗәсен төшерү, барлык диндарларга да «шул хәзрәтләр янына мәчетләргә йөрмәгез», дип, диннән ераклаштырырга тырышу.

Мәчетләребездәге остазларыбыз һәркемгә Аллаһы сүзен, яшәү мәгънәсен җиткерәләр. Сүз дә юк, алар үзләре начар киемдә дә була алалар һәм, әйтик, үзләре артыннан барырга теләк уятмаска да мөмкиннәр (кимчелексез кешеләр юк бит). Ләкин шунысы хак: Аллаһы Тәгалә аларга әлеге җаваплы вазыйфаны йөкләгән, кешеләрнең йөрәкләрен ача алырлык, рухи дөньяларын чистарта алырлык миссия биргән.

Хәзрәтләребез үзендә зур җаваплылык йөртә, чөнки алар кешеләргә Аллаһ сүзен ирештерүче, әдәп-әхлак таратучы. Бер яктан карасаң, хәзрәтләрнең һәм абыстайларның эшләре фәрештә дәрәҗәсендә диярлек. Сорау туа: ни өчен Аллаһы әлеге эшне фәрештәләргә йөкләмәгән соң? Фәрештәләр гөнаһсызлар, шуңа да Аллаһы Тәгалә әлеге эшне гөнаһ кылып, соңыннан ярлыкау сорый ала торган гади адәм балаларына тапшырган. Аллаһының зирәклеге менә шунда инде.

Бу тормышта без һәрбарчабыз да Аллаһы каршында зур җаваплылык белән берләшкәнбез. Хәзрәтләрнең җаваплылыклары турында әйтеп тә торасы юк. Һәр сүзебез, һәр гамәлебез, хәтта тышкы кыяфәт тә – ничек киенәбез, ничек йөрибез, безнең гадәтләребез – болар барысы да дингә килү яисә киресенчә ераклашуга сәбәп була ала.

Кыямәт көнендә дин әһелләреннән сорау алу үзгә булыр, мөгаен. Шуңа да дин, әдәп-әхлак тарату мөмкинчелеге бирелгән кешеләр үзләренә йөкләнгән миссиянең җаваплылыгын тоярга тиешләр. Мәчет-мәдрәсәдәге хәзрәтләребез кешеләрнең уйларына, күңелләренә, гамәлләренә йогынты ясый алганда гына, халык алдында дәрәҗәсе күтәрелә, абруе барлыкка килә. Шул ук вакытта бары җәмгыять кенә хәзрәтне рухи яктан үстерә алырлык мохит тудыра ала. Ягъни, без барыбыз да Аллаһы Тәгалә каршында бердәм булганда гына, мөселман өммәтебез дә нык булачак.

 

ҮДО – ТҖМДН рәисе,

мөфти

Илдус хәзрәт Фәйзов

 

Кереш сүз

Хөрмәтле хәзрәтләребез һәм абыстайларыбыз! Чыннан да Аллаһы тәгалә безнең өстебезгә берьюлы бик зур җаваплылык йөкләгән һәм шул ук вакытта бик олы дәрәҗә биргән. Пәйгамбәребезнең хәдисендә килгәне буенча: «Сезнең арадан иң хәерле булганы – Коръәнне өйрәнеп, башкаларга өйрәтә торганыгыз». Мөселманнар арасында иң хәерле кеше булу бик зур дәрәҗә, әммә шул ук вакытта бу дәрәҗә зур җаваплылыкны өстебезгә йөкли. Беренчедән, алган гыйлемнәребезне башкаларга өйрәтергә тиеш булабыз. Иң авыры шунда, гыйлемнең зәкяте гыйлем бирү булса да, аның нисабы юк, ягъни микъдары-күләме юк. Никадәр гыйлемне алсаң да, шуның кадәресен тапшырырга тиешле буласың, пәйгамбәребез бу турыда әйтте: «Миннән кешеләргә бер генә булса да аять ирештерегез». Икенчедән, үзебезнең гыйлемебез буенча үзебез дә гамәл кылырга тиешбез, шәкертләребез өчен без – үрнәк. Монда Аллаһы тәгалә биргән дәрәҗә аркасында масаеп, үзеңне гыйлемсез кешеләрдән өстен кую куркынычы да бар. Анысы инде тәкәбберлек дип атала, ә бит: «Калбендә бер тузан бөртеге хәтле тәкәбберлеге булган кеше җәннәткә кермәс». Шуның өчен үзебезнең күңел пакьлеге, әхлагыбыз өстендә эшләргә кирәк. Остаз кеше һәр вакыт дәресенә пакь кием белән килергә тиеш, дәрес вакытында шәкертләрнең хәлләрен, аларның интеллектуаль дәрәҗәләрен белеп, чамалап, кирәкле мисаллар кулланып теманы аңлатучы, сорауларына тиешле җавап бирүче кеше. Кыскача әйткәндә остаз ул шәкертләренең хезмәтчесе, ул дәресне алар өчен бирә. Өченчедән, без сезнең белән барыбыз да бер оешмада эшлибез, ул Диния нәзарәте дип атала. Шуның сәбәпле дәресләребезне расланган программалар, китаплар буенча укытып Диния нәзарәтенә карата, шәкертләребездә ихтирам уяту тиешле. Мөфтияткә, имамнарга, мөхтәсибләргә, казыйларга каршы сөйләп, үзебездән фәтвәләр чыгарып, изгелеккә ирешә алмыйбыз. Киресенчә, Аллаһ каршында фетнә чыгаручы, мөселманнарның бердәмлегенә кимчелек китерүче генә булабыз. Чын ихластан эшебезгә керешәбез икән, пәйгамбәребезнең сүзен истә тотарга кирәк: «Кемгә Аллаһы тәгалә яхшылык теләсә, дин гыйлемен бирер». Без Аллаһы тәгалә тарафыннан мондый зур бүләккә лаек булдык икән, аның кадерен белергә кирәк. Үзебезнең һәм динебезнең абруен төшермик. Аллаһы тәгалә безгә барыбызга да тәүфыйк, һидаять, чын ихлас биреп эшләребездә ярдәм итсә иде, бу дөнья белән саубуллашканчы Аңа хезмәт итеп, ахыргы урыннарыбызны җәннәтләрдә кылса иде.

 

Габдулла хәзрәт Әдһәмов,

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары

 

ПРОГРАММАГА АҢЛАТМА

 

Әлеге программаның максаты һәм бурычы – мәчетләр каршындагы башлангыч белем бирү курсларында Ислам диненең нигезләрен укыту. Кешеләрнең Ислам кабул итеп, мөселман булып формалашуында бу курсларның әһәмияте бик зур. Курсларның эшчәнлеген тиешле рәвештә оештыру Ислам динен ата-бабаларыбыз алып барган рәвештә дәвам итү эшенә зур өлеш кертү булыр иде. Шуның өчен бу курсларны тиешле уку программалары һәм кирәкле укытучылар белән тәэмин итү сорала. Кызганычка каршы, мәчетләр һәм мәдрәсәләр өчен билгеле бер тәртипкә салынган, барсысына бер уку-укыту программалары әлегәчә юк иде әле. Әмма әлеге программалар бу хәлне төзәтергә юнәлгән һәм мөселман мәгарифе үсешенә яңа көч бирер дип өметләнәбез, чөнки берләшеп эшләгәндә генә уңышка ирешергә була. Белем бирү өлкәсендә без шулай ук чит булган төрле агымнардан һәм секталардан ерак тоту бурычын истә тотарга тиешбез.

Әлеге уку-укыту программа алты предметтан гыйбарәт, күләме 168 сәгать тәшкил итә. Курсларда укыту программасына түбәндәге фәннәр кертелә:

1.    Гакыйдә.

2.    Гарәп алифбасы. Коръән уку кагыйдәләре (тәҗвид).

3.    Фикъһе.

4.    Коръән. Коръән аятьләрен, зикерләрне, догаларны уку һәм ятлау.

5.    Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең сөннәте.  Сира (Мөхәммәд с.г.с.нең тормыш юлы турында кыскача төп мәгълүматлар).

6.    Әдәп-әхлак.

Уку планы

 

1 еллык

Елына 28 атна, атнасына 6 сәгать исәбеннән

Укыту маддәләре Еллык сәгатьләр саны Барлыгы
1. Гакыйдә. 36 36
2. Гарәп әлифбасы. Коръән уку кагыйдәләре (тәҗвид). 38 38
3. Фикъһе. 36 36
4. Коръән. Коръән аятьлә­рен, зикерләрне, догаларны  уку һәм ятлау (хифз). 26 26
5. Пәйгамбәребез  Мөхәм­мәд с.г.в.нең сөннәте.  Сира (Мөхәммәд с.г.с.нең тормыш юлы турында кыскача төп мәгълүматлар). 10 10
6. Әдәп-әхлак. 22 22
Барлыгы 168 168

 

УКУ ПРОГРАММАЛАРЫ

 

1. Гакыйдә

 

1.    Кереш. Ислам нигезләре. Гакыйдәнең анлатмасы. Гакыйдәнең рөкеннәре.

2.    «Лә иләһә иллә Аллаһү, Мөхәммәдүр расүлүллаһ»  кәлимәсенең тәрҗемәсе һәм мәгънәсе.  Шаһәдәт кәлимәсенең шартлары һәм аны боза торган сәбәпләр.

3.    Иман. Фитрый иман. Иман һәм Ислам. Кем ул мөэмин, мөселман, мөнафикъ, мөшрик, мәҗүси.

4.    Аллаһы Тәгаләгә иман. Аллаһның барлыгына дәлилләр.

5.    Фәрештәләргә ышану.

6.    Китаплар һәм аларга ышану. Коръән – Аллаһ Тәгаләнең сүзе.

7.    Пәйгамбәрләргә ышану. Мөхәммәд с.г.с. – ахыргы пәйгамбәр.

8.    Ахирәткә ышану. Җәннәт. Җәһәннәм.

9.    Кыямәт көненә ышану. Кыямәт килүнең галәмәтләре. Кабердән кубарылу. Мәхшәр, мизан, күл, сират. Хисап.

10.  Язмышка ышану. Һидаять.

11.  Гыйбадәт. Аллаһ Тәгаләгә буйсыну. Савап һәм гөнаһ. Аллаһ Тәгаләдән курку һәм аңа өмет белән гыйбадәт кылу. Гөнаһның иманга тәэсире. Гөнаһның җәзасын бетерүче сәбәпләр.

12.  Кешенең бу дөньяда яшәвенең максаты.

13.  Гамәлләр (хөкемнәр) һәм аларның төрләре: фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбәх, мөстәкраһ, мәкруһ, хәрам.

14.  Шайтан һәм аның зарары. Җеннәр, сихер. Күз тию, өшкерү. Күрәзәчелек һәм астрология.

15.  Ширек.

16.  Мәзһәбләр. Хәнәфи мәзһәбенең мәшһүр галимнәре (имам Әгъзам, имам Әбү Йосыф, имам Мөхәммәд һ.б.). Имам Матуриди.

17.  Фираклар (Ваһһабчы-сәләфиләр, шигыйлар, тәхрирчеләр, тәблигчеләр, нурсичылар һ.б.).

 

 

Тәкъдим ителгән әдәбият:

1.      Максуди Ә. Н. Гыйбадәте Исламия. – Казан: Иман, 2011. – 144 б.

2.      Гакыйдә әһле сөннәт (иман шарты) / Китапны төзүче Фәйзов И.Ә. – Казан: «Болгар» мәчете, 2007. – 31 б.

3.      Ислам гакыйдәсе (иман нигезләре) / Төзүче: Вәлиулла К.Х. – 2-нче басма. – Казан: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, 2002. – 192 бит.

4.      Әдһәмов Р.К. Имам Әгъзам Әбү Хәнифә. – Казан: Иман, 1999. – 32 б.

5.      Якупов В. М. Рәсми булмаган Ислам Татарстанда: хәрәкәтләр, агымнар, секталар. – Казан: Иман, 2003. – 32 б.

 

 

 

 2. Гарәп әлифбасы. Коръән уку кагыйдәләре (тәҗвид).

 

1.    Гарәп теле турында кыскача төп мәгълүматлар. Гарәп теле – Коръән теле. Тәҗвид – Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре.

2.    Гарәп әлифбасы. Гарәп хәрефләренең исемнәре. Гарәп хәрефләренең исемнәренә кергән авазларның ясалышы (мәхраҗ). Гарәп хәрефләре исемнәрен дөрес итеп әйтергә өйрәнү. Гарәп әлифбасын яттан өйрәнү.

3.    Гарәп хәрефләрен язарга өйрәнү. Хәрефләр язылышының дүрт төрле шәкеле (формасы): аерым, сүз башында, сүз эчендә һәм сүз ахырында язылышы. Күнегүләр.

4.    Гарәп хәрефләренең дүрт төрле язылышын яттан өйрәнү. Күнегүләр.

5.    Хәрәкәләр: фәтхә, кәсрә, даммә.

6.    Хәрәкәләр ярдәмендә гарәп хәрефләрен уку һәм язу рәвешләре. Күнегүләр.

7.    Сәкен. Хәрәкәле һәм сәкенле хәрефләрне язу һәм уку. Күнегүләр.

8.    Хәрәкәле һәм сәкенле хәрефләрне кушып сүзләр уку һәм язу. Күнегүләр.

9.    Охшаш хәрефләр.

10.  Калын һәм нечкә хәрефләр.

11.  Мәдле хәрефләр (әлиф, уау, йа).

12.  Тәшдид (хәрефне икеләтеп уку).

13.  Тәнвин. Тәнвинле тәшдид.

14.  Һәмзәнең язылу төрләре.

15.  «Тә» мәрбута.

16.  Калькалә хәрефләр.

17.  Сүзләрдә үзләре язылмасалар да укыла торган хәрефләр.

18.  Сүзләрдәге хәрәкәсез «йа» хәрефенең «әлиф» булып укылуы.

19.  Сүзләрдә «уау» хәрефенең «әлиф» булып укылуы.

20.  Сүзләрдә язылса да укылмый торган хәрефләр.

21.  Исемнәргә «билгелелек» «ләм»ен кертү (Ләм тәгъриф).

22.  Изһар камәрия кагыйдәләре.

23.  Идгам шәмсия кагыйдәсе.

24.  Вакыф – тыныш.

25.  Мукаттагаһ хәрефләре.

26.  Сәкенле «нун» һәм тәнвин кагыйдәләре.

27.  Сәкенле мим кагыйдәсе.

28.  Мәхраҗда һәм сыйфатта бертөсле яки якын булган ике хәрефнең янәшә килүе.

29.  Мәдләрнең төрләре.

30.  «Ләм» хәрефе кагыйдәсе. Ләфзатуллаһ.

31.  «Ра» хәрефе кагыйдәсе.

32.  «Һә» хәрефе кагыйдәсе.

33.  Сәктә кагыйдәсе.

34.  Тәксир-тәнвин кагыйдәсе (тәнвинне кәсрәле итеп уку).

 

Тәкъдим ителгән әдәбият:

1.      Коръән.

2.      Максуди Ә. Н.  Мөгаллим сәни. – Казан, 2004.

3.      Вәлиуллин К.Х. Гәрәпчә язу. 1 һәм 2 өлеше. – Казан: Иман, 1996. – 25 б.

4.      Вәлиуллин К.Х. Тәҗвид кагыйдәләре. – Казан: Мөхәммәдия мәдрәсәсе, 2008. – 48 б.

5.      Мөбәрәк Җ. Тәҗвид кагыйдәләре. – Казан: Иман, 2005. – 32 б.

 

 

 

3. Фикъһе

 

1.    Фикъһе фәне нәрсәне өйрәнә? Гамәлләр (хөкемнәр) һәм аларның төрләре (фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, мөбәх, мөстәкраһ, мәкруһ, хәрам). Мәзһәбләр. Имам Әгъзам Әбү Хәнифәнең тормыш юлы. Әбү Хәнифә мәзһәбенең безнең мохиткә туры килүе һәм бүтән мәзһәбләргә карата актуальлелеге. Хәнәфи мәзһәбенең мәшһүр галимнәре.

2.    Ислам диненең 5 терәге: Иман (шәһадә), биш вакыт намаз, рузә, зәкят, хаҗ.

3.    Тәнне һәм киемне чистарту.

4.    Хаҗәтне үтәү (истинҗә).

5.    Чисталыкка кагылышлы сөннәт гамәлләр.

6.    Тәһарәт алу. Тәһарәтнең фарызлары. Тәһарәтнең сөннәтләре. Тәһарәтнең мөстәхәбләре. Тәһарәтнең мәкруһлары. Тәһарәтне боза торган гамәлләр. Тәһарәт нинди гамәлләр өчен кирәк?

7.    Читекләргә мәсех кылу һәм аның шартлары.

8.    Госел алу. Госелнең фарызлары һәм сөннәтләре. Госел алу нинди гамәлләр өчен кирәк. Госел белән бәйле сораулар.

9.    Тәяммум алу һәм аны рөхсәт итүче сәбәпләр. Тәяммумның фарызлары. Тәяммумның сөннәтләре. Тәяммумның дөреслеген боза торган гамәлләр.

10.  Яра бәйләнгән җиргә мәсех кылу.

11.  Нәҗесләр. Нәҗесләрдән пакьләү.

12.  Пакь сулар һәм аларның төрләре. Кое.

13.  Гәүрәт.

14.  Хәиз. Нифас. Истихадә.

15.  Намаз кемгә фарыз. Намазның вакытлары.

16.  Азан һәм аның шартлары. Камәт.

17.  Намаз уку рәвеше. 2, 3, 4-рәкәгатьле намаз. Намазның шартлары. Намазның фарызлары. Намазның вәҗипләре. Намазның сөннәтләре. Намазның мөстәхәбләре. Намазны боза торган гамәлләр. Намазның мәкруһлары. Намаздагы хаталар.

18.  Сәһү һәм тиләвәт сәҗдәләре. Намазны туктатырга рөхсәт иткән гамәлләр. Витр намазы. Сөннәт һәм нәфел намазлары.

19.  Тәсбих һәм дога.

20.  Мөсафир намазы.

21.  Авыру кешенең намазы.

22.  Җәмәгать намазының һәм имамның шартлары. Җәмәгать намазы барганда аңа кушылу.

23.  Җомга намазы һәм аның шартлары. Җомганың сөннәтләре.

24.  Гает намазы. Гаетләрнең сөннәтләре.

25.  Тәравих намазы.

26.  Кусуф һәм истиска намазлары.

27.  Намазны каза кылу.

28.  Җеназа. Кеше үлгәч аны юганчы кылына торган гамәлләр. Мәетне юу. Кәфенләү. Җеназа намазы. Мәетне озату, кабер. Мәетнең туганнарын юату, каберләрне зиярат кылу һәм дога кылу. Тәгъзия йолалары һәм гадәтләре. Матәм.

29.  Ураза һәм аның шартлары. Рамазан аеның керүе һәм шик көне. Уразаның фарызлары. Уразаны боза һәм бозмый торган гамәлләр. Уразаның мәкруһлары. Сөннәт һәм нәфел уразалары.

30.  Игътикяф, аның төрләре һәм шартлары. Игътикәфнең мәкруһлары һәм аны боза торган гамәлләр.

31.  Зәкят һәм ул кемнән чыгарыларга тиешле. Зәкятнең шартлары. Зәкят нинди малдан чыгарыла. Нисаб. Зәкятнең вакыты. Зәкят малы кемгә бирелә.

32.  Фитыр садакасы, гошер садакасы һәм нәфел садакалар.

33.  Хаҗ. Корбан.

34.  Нәзер.

35.  Хәләл һәм хәрам ризыклар.

36.  Төрле догалар. Бәйрәм көннәр һәм кичәләр.

 

 

Тәкъдим ителгән әдәбият:

1.      Максуди Ә. Н. Гыйбадәте Исламия. – Казан: Иман, 2011. – 144 б.

2.      Саматов Г.Г. Шәригать (3 китапта). – Казан, 2005.

3.      Гашыйк М. Ислам шәригате. Һәркемгә ирешерлек фикъһе мәсьәләләре (әт-тәсһил әз-зарури ли мәсәил әл-Кудури) / 2 кисәктә. – Казан: Иман, 2000.

4.      Сөннәт буенча намаз уку рәвеше яки хәнәфи мәзһәбе буенча намаз уку тәртибен билгеләүче дөрес хәдисләр. – Казан: Иман, 2006. – 19 б.

5. Фазлыев Җ.В. Җәлил хәзрәт дәресләре. – Казан, 2008. – 192 б.

 

 

4. Коръән. Коръән аятьләрен, зикерләрне, догаларны уку һәм ятлау (хифз).

 

1.    Коръән Кәрим турында кыскача төп мәгълү­матлар:

1.1. Коръән – Аллаһ Тәгаләнең китабы.

1.2. Коръәннең үзенчәлекләре һәм өстенлекләре.

1.3. Коръәнне бастыру тарихы. Казан басмасы.

1.4. Коръәнгә карата вазифаларыбыз.

2.    Коръәндәге кыска сүрәләрне, зикерләрне, догаларны уку һәм ятлау:

2.1. «Истигазәһ» һәм «Бәсмәләһ».

2.2. Сәламләшү кәлимәләре. (Әс-сәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ).

2.3. Тәкбир, Тәхмид, Тәсбих. (Сүбхән Аллаһ; Әлхәмдү лилләһ; Аллаһу әкбәр).

2.4. Тәһарәт, госел алдыннан һәм тәһарәт, госел алганнан соң укыла торган зикерләр һәм догалар.

2.5. Намаз алдыннан һәм намаздан соң укыла торган зикерләр һәм догалар (азан, азан догасы, камәт һ.б.). Намазда укыла торган зикерләр (кыямда, рөкүгътә, сәҗдәдә, кагъдәдә һ.б.), догалар («сәнә, раббәнә әтинә», кунут догасы, һ.б.), кыска сүрәләр, аятьләр.

2.6. Әл-Фатиха (Мәгънәсе).

2.7. Әл-Ихлас (Мәгънәсе).

2.8. Әл-Фәлак (Мәгънәсе).

2.9. Ән-Нәс (Мәгънәсе).

2.10. Әл-Мәсәд (Мәгънәсе).

2.11. Ән-Наср (Мәгънәсе).

2.12. Әл-Кәфирүн (Мәгънәсе).

2.13. Әл-Кәүсәр (Мәгънәсе).

2.14. Әл-Мәгүн (Мәгънәсе).

2.15. Курайш (Мәгънәсе).

2.16. Әл-Фил (Мәгънәсе).

2.17. Әл-Һүмәзәһ (Мәгънәсе).

2.18. Әл-Гаср (Мәгънәсе).

2.19. Әт-Тәкәсүр (Мәгънәсе).

2.20. Әл-Каригаһ (Мәгънәсе).

2.21. Әл-Гадият (Мәгънәсе).

2.22. Әз-Зәлзәләһ (Мәгънәсе).

2.23. Әл-Бәййинәһ (Мәгънәсе).

2.24. Әл-Кадр (Мәгънәсе).

2.25. Әл-Гәлак (Мәгънәсе).

2.26. Әт-Тин (Мәгънәсе).

2.27. Рамазан аенда укыла торган зикерләр һәм догалар.

2.28. Хаҗда һәм Корбан гаетендә укыла торган зикерләр һәм догалар.

2.29. Еш кулланыла торган башка зикерләр һәм догалар (ашау алдыннан һәм ашаганнан соң, йокы алдыннан һәм йокыдан уянгач, бәдрәфкә кергәндә һәм чыкканда, төчкергәч һ.б.).

 

 

Тәкъдим ителгән әдәбият:

1.      Коръән.

2.      Коръән Кәрим китабы (тәфсире һәм укылышы белән). – Казан: Иман, 2009. – 1172 б.

3.      Догалык: тәсбихләр, хәмедләр, тәкбирләр, салаватлар, догалар. – Казан: Иман, 2007. – 352 б.

4.      Ягез бер дога. Һәфтияк шәриф / Өченче китап. Китапны төзүче Җ.Фазлыев – Казан, 2002. – 151 бит.

5. Якупов В. М. Хаҗ һәм гомрә. Мәккә-Мәдинә буенча юл күрсәткече. Хаҗ догалары. – Казан: Иман, 2010. – 272 б.

 

 

 

 

 

5. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.нең сөннәте. Сира (Мөхәммәд с.г.с.нең тормыш юлы турында кыскача төп мәгълүматлар)

1.    Кереш. Сира фәне. Сираны белүнең әһәмияте. Пәйгамбәребезнең сөннәте нидән гыйбарәт?

2.    Мөхәммәд с.г.с.нең тормыш юлы (сирасы) турында кыскача төп мәгълүматлар.

3. Мөхәммәд с.г.с.нең пәйгамбәрлеккә кадәр тормышы. Тууы, әтисе һәм әнисенең вафатыннан соң ятим калуы.

4. Бала чагы һәм үсмер вакыты.

5.    Пәйгамбәребезнең дөньяга карашлары, аның сыйфатлары һәм эшчәнлеге.

6.    Пәйгамберебез с.г.с.нең туганнары, хатыннары һәм балалары;

7.    Пәйгамбәрлек килү.

8.    Ислам динен тарату юлындагы төп этаплар.

9.    Пәйгамбәребезнең с.г.с.нең вафаты.

10.  Пәйгамбәребезең с.г.с.нең сәхабәләре.

11.  Тугры хәлифәләр.

12.  Бөек Болгар дәүләтенә пәйгамбәребезнең сәхабәләреннән Исламның үтеп керүе. Кол Шәриф. Безнең регионда ислам үсешенә зур өлеш керткән галимнәр, аларның тормыш юллары һәм әсәрләре (Ш. Мәрҗани, Г. Утыз-Имәни, З. Рәсүли, Г. Баруди һ.б.).

 

Тәкъдим ителгән әдәбият:

1.      Галимҗан  А. Ш. Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы (салләллаһу галәйһи вә сәлләм). – Казан: Россия Ислам университеты, 2000. – 82 бит.

2.      Мөхәммәд пәйгәмбәрнең тормышы. – Казан: Иман, 1993. – 104 б.

3.      Саматов Г.Г. Милләтебездә ислам дине. – Казан Иман, 1997. – 190 б.

4. Хәмиди Ш. Мең дә бер хәдис (шәрехләр белән). – Казан: Иман, 2002. – 269 б.

5. Бикбулатов С. Дүрт хәлифә. – Казан, 2009. – 360 б.

6. Әдәп-әхлак

1.    Әдәп-әхлак нәрсәне аңлата. Әдәпнең мөселман өчен әһәмияте.

2.    Аллаһ Тәгаләгә карата мөнәсәбәт.

3.    Әдәпле булуда Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.нең үрнәге.

4.    Диндә үрнәк булу. Ихласлык. Тәкъвалык.

5.    Коръән уку әдәбе. Белем алу әдәбе. Укытучы сайлау.

6.    Мәчет әдәбе. Җомга көн әдәбе.

7.    Намаз уку әдәбе. Ураза тоту әдәбе. Садака әдәбе.

8.    Кешенең үз-үзенә карата мөнәсәбәте. Ата-анага, туганнарга, дин кардәшләргә карата мөнәсәбәт. Дуслык.

9.    Күршеләргә карата мөнәсәбәт. Мөселман булмаган кешегә карата мөнәсәбәт. Җәмгыятькә карата мөнәсәбәт. Ватанга һәм милләтебезгә карата вазыйфаларыбыз.

10.  Ир белән хатын-кыз мөнәсәбәте. Ирнең хаклары һәм вазифалары. Хатынның хаклары һәм вазифалары. Кыз һәм кияү сайлау.

11.  Йортка керү әдәбе. Кунак әдәбе. Ашау әдәбе.

12.  Хәләл белән хәрамны аеру.

13.  Мал кәсеп итү әдәбе. Тырышлык һәм ялкаулык. Хәерле гамәлләрдә ярышу. Тәвәккәллек.

14.  Гайбәт, боһтан һәм сүз йөртү. Гафу үтенү һәм гафу итә белү. Тәкәбберлек.

15.  Чисталык һәм тышкы кыяфәт әдәбе.

16.  Шөкер итү. Сабырлык.

17.  Кыюлык һәм куркаклык. Юашлык һәм горурлык.

18.  Мактау, мактану һәм үз-үзеңе ярату, дан ярату.

19.  Көнчелек. Ачу килү. Тәнкыйть.

20.  Саранлык һәм юмартлык. Исраф итү.

21.  Диндә урталык.

 

Тәкъдим ителгән әдәбият:

1.      Әл-Каиси М. И. Ислам әхлагы һәм гадәтләре. – Казан: Иман, 1994. – 129 б.

2.      Фазлыев Җ.В. Иманлы бала. Тәрбия турында. – Казан, 2003. – 144 б.

3.      Түнтәри М. Исламда хатыннарның хокукы. – Казан: Иман, 2000. – 20 б.

4. Фәхретдин Р. Нәсихәт һәм үгетләр. – Казан: Иман, 2001 – 76 б.

5. Әхлак дәресләре. Казан: Иман, 2010 – 128 б.

 

МЕТОДИК КИҢӘШЛӘР

 

Дәресләр атнага 1 яки 2 көн укытылалар. Атнага 2 көн булса, 1 көнгә 3 сәг. дәрес вакыты бүлеп бирелә. Дәресләрнең үтү вакытларын, укучыларның буш яки уңайлы вакытларына карап билгеләргә.

Укучы белем алу вакытында теләгән максатларына ирешү өчен укыту процессын ничек оештырырга?

Беренчедән, уку классларында уңайлы һәм җайлы атмосфера булдыру бик мөһим. Ул белем алучыга нәтиҗәле эшләргә һәм дәрес буенча аны кызыксындырган сорауларны җиткерергә мөмкинлек бирә.

Остазга үзенең укучылары белән яхшы һәм җылы мөнәсәбәтләрдә булырга, алар белән уртак тел табу бик мөһим. Дәрес вакытында укучыларның яшен һәм белем үзләштерү сәләтен дә уйда тотып укытуны алып барырга  кирәк.

Укучылар белән дәрестә төрле иҗади эшләр уздырырга киңәш ителә, чөнки алай укучылар белемне җиңел үзләштерәләр. Дәрес вакытында укучыларга проблемалы сораулар тудырып, аларны җавап эзләүдә кызыксындырырга һәм үзләренә куелган сорауга җавап табарга ирек бирергә. Темаларга карап төркемле фикер алышулар уздырырга мөмкин.

Дәрес төзү:

3.    Мотивлаштыру (укучыларны проблемалы сорау, хикәя яки максат белән кызыксындыру).

4.    Тудырган сорауны чишер өчен киңәшләшү һәм фикерләшү.

5.    Укучылар белән берлектә максатларны билгеләү.

6.    Дөрес җавапка килер өчен төрле юллар эзләү.

7.    Укучылар белән мөстәкыйль эшләр үткәрү.

8.    Кабатлау процессы (алган белемнәрне системлаштыру, тәртипкә салу).

Остазларга дәресне алып барганда техника алга китешләре белән кулланырга кирәк, мәсәлән гәрәп хәрефләрен өйрәнгәндә аудио-видео дәресләр кулланырга; иман нигезләрен өйрәнгәндә фән ачышларын кулланырга.

Балалар белән олыларны аерым төркемнәргә бүлергә, чөнки балалар белән олылар белемне төрлечә үзләштерәләр. Темаларны үтү вакытларын, укучыларның материалны үзләштерү сәләтенә карап бүлгәләргә кирәк. Мәсәлән, кайбер темага вакыт бик әз китә, ә кайбер темалар катлаулы була. Һәр предметның ахырында әдәбият тәкъдим ителә. Шушы әдәбияттан чыгып дәресләрне алып барырга тиешле.

Тәкъдим ителгән ысуллар тиешле дәрәҗәдә кулланылса, мәчетләр каршындагы курсларда укучы шәкертләрдә гыйлемгә карата кызыксындыру уятыр, алар белән тиз үзләштерелер һәм Ислам дине турында гыйлемне таратуда ярдәм итәр дип өметләнеп калабыз.

 

 

strong

p

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


+ два = 5

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>

Powered by WordPress | Designed by: Dog Groomer | Thanks to Assistant Manager Jobs, Translation Jobs and New York Singles